Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:12

“Әгәр рус халкының бигрәк тә күпләп кырылуы ачыкланса, бу янәдән кайбер шовинистик көчләргә “милли картаны” уйнатуга бер этәргеч булачак”, диелә “Безнең гәҗит”нең соңгы санында.


Газетның даими авторы Сәйдулла әфәнде 2010 елгы халык санын алуның беренчел нәтиҗәләрен карап, халык артканмы-кимегәнме, ни өчен кимибез дигән сорауларга җавап эзли. Ул, рәсми мәгълүматка артык ышанмаска кирәк, ди. Ләкин ирекле чыганакларда да Русия халкының күпкә кимүе турында языла.

Саннар ни сөйли?

“Русия федерациясенең ЗАГС бүлеге аналитик үзәге мәгълүматларына караганда, 2010 елның 1 июненә илдә 89 млн 654 мең 325 кеше калган, сан алу нәтиҗәләрендә рәсми төстә игълан ителгәнчә, 142 млн 905 мең түгел. 2009 елда 5 млн 854 мең кеше үлгән булса, 2010 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр генә дә 4 млн 678 мең 856 кеше бакыйлыкка күчкән. ЗАГСның үзәк аналитик бүлеге квартал саен хисап тота, әмма ул саннар яшерелә, бөтенләй башка саннар игълан ителә”, ди Кутушев “Сан алдык та...шаккаттык!” язмасында.

Халык саны кимүнең сәбәбе балалар аз тууда икән. Автор белдергәнчә, “ана капиталы” илдәге хәлне әллә ни үзгәртмәгән. Бала тапкан өчен бирелгән 250-270 мең сумлык акчалар зур шәһәрләр өчен тиеннәр булып санала. Моннан тыш күп бала табарга җыенган аналарга сәер караш булу да гаиләне ишле итми кала.

Кем гаеплеме?

“Төп проблема – безнең психологиядә. Бала табарга ният кылган кешегә нинди күзләр белән карыйсыз? Икенче, өченче бала турында сүз барса бигрәк тә? Әйе, акылдан шашкан икән бу хатын дигән уй башка килә. Ничек инде безнекедәй авыр заманда бала үстерү турында уйларга мөмкин?”, дип дәвам итә сүзен Сәйдулла әфәнде.

Язмада ул “Эхо Москвы” радиосын да искә ала, анда 65 яшендә бала тапкан ханым турында сөйләгәннәр. Әлбәттә инде, үрнәк итеп түгел, ә гыйбрәт дип, чөнки ханым бик ярлы, хәерчелектә яши ди.

Автор пәрәвездән укыган мәгълүмат белән уртаклаша. Монда сүз аналарның балаларны ташлап калдыруы, сабый килеш бакый дөньяга җибәрүе турында бара. Сәйдулла әфәнде билгеләп үткәнчә, сугыш вакытында да андый вәхшилек күзәтелмәгән.

“Ул вакытта бөтен кешегә дә бертигез авыр булган. Хәзер дөньялар башка шул. Бер үк йортта нәзек кенә стена аша берәүләр балда-майда коенып күңел ачканда, икенче фатирда ачтан интегеп яталар. Тигезсезлек кешеләр күңелендә ачу тудыра, кансыз һәм вәхши итә…”, ди Кутушев.

Татарстанда халык саны артуның зыяны булмасмы!?

“Безнең гәҗит”нең даими авторы халык саны кимүнең сәяси ягына да игътибар итә. Чөнки рус милләтенең кайбер вәкилләре, Русиядә башка милләтләр, бигрәк тә тау халкы арта бара дип, интернет битләрендә шау-шу чыгара башлаганнар ди инде. Татарстанда халык саны арту да милли сәясәткә йогынты ясарга мөмкин икән.

“Әгәр рус халкының бигрәк тә күпләп кырылуы ачыкланса, бу янәдән кайбер шовинистик көчләргә “милли картаны” уйнатуга бер этәргеч булачак. Янәсе, титул милләте якланмый, сакланмый, федераль хакимият кая карый, ник русларга үрчергә мөмкинлекләр тудырмый? Андый белдерүләр инде яңгырый да. Ләкин сәясәтчеләр сәбәпне эчтән түгел, тыштан эзли. Янәсе, дәүләт русларга булышмый… Әле Татарстанда халыкның артуын да безгә гаеп итеп куймагайлары…”, дип йомгаклый фикерен Сәйдулла Кутушев.

Татар гаиләсендә дә тынычлык юк

Шул ук санда татар авылында барган шау-шулы хәл турында күләмле язма басылган, “Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы” дип атала ул. Татарстанның төрле район-авылларыннан “Безнең гәҗит”кә ярдәм сорап хатлар агыла. Күбесенчә сүз гаиләдәге ыгы-зыгы, килен-каенана мөнәсәбәтләре турында бара.

Соңгы санда исә 32 ел бергә гомер иткән гаилә таркалу алдында тора, бөтен авыл Зыятдиновлар турында сөйли, авыл халкы газетка хат юллаган. Хәзер инде тынгысыз татар гаиләсен барлык Татарстан халкы белә, психолог газет аша Лаеш районындагы яшәүчеләргә киңәш бирә. Шундый хәлләр, җәмәгать, “Безнең гәҗит” язганча, “Дөнья бу”.
XS
SM
MD
LG