Accessibility links

Бәләбәй татар гимназиясе башкорт телен укытмаган өчен хөкем ителә


Бәләбәй татар гимназиясенә ишек өстенә татарча язу кую өчен дә еллар буе көрәшергә туры килгән иде
Бәләбәй татар гимназиясенә ишек өстенә татарча язу кую өчен дә еллар буе көрәшергә туры килгән иде

Бәләбәй татар гимназиясе мөдирен татар телендә белем алучы балаларга башкорт телен тиешле күләмдә укытмауда гаепләп, мәхкәмәгә биргәннәр.


Гимназия җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәенов үз гаебен танымый. Ул укыту планының күптән расланган булуын һәм башкорт һәм татар телләренең нигездә бер тел булуын, шул сәбәпле гимназиядә балаларның башкорт теленә җитәрлек күләмдә өйрәнүен белдерә.

Уфадан килгән мәгариф түрәләре төзегән акт прокуратурага тапшырылып, хәзер бу эш административ җаваплылык буенча 4 апрельдә Бәләбәйдәге иҗтимагый хөкемдар тарафыннан каралырга тиеш.

Комиссия җиде җитешсезлек тапкан

Эш болай килеп чыга. Шушы елның 2 мартында Бәләбәй татар гимназиясенә Башкортстанда мәгариф өлкәсен күзәтү һәм контрольдә тоту идарәсеннән 3 кешелек тикшерү комиссиясе килеп төшә.

Гимназия җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәеновның әйтүенә караганда, комиссиядән башкалардан иртәрәк килгән тикшерүче бер ханым сыйныфларны йөреп чыккан, "математика" һәм "рус теле" фәннәреннән контроль эшләр оештырган.

Аннан соң тикшерүчеләр укыту планнары, үткән тикшерү нәтиҗәләрен таләп иткән. Тикшерү йомгаклары буенча төзелгән рәсми актта бу казынулар бер сәгать дәвамында барды диелә. Әмма гимназия җитәкчесе тикшерүчеләр үз эшләрен 16.30 башлап җибәрде һәм укытучыларны бер нигезсез кичке 9га кадәр тотты дип белдерде.

Тикшерү комиссиясенең карарында Бәләбәй татар гимназиясендә 7 төрле җитешсезлекнең табылуы хакында әйтелә. Аларның иң җитдие башкорт телен укытуның күләме белән бәйле. Тикшерү комиссиясе Бәләбәй татар гимназиясендә 2009-2011 елларда "Мәгариф турында"гы федераль канун бозылган, “башкорт теле дәүләт теле буларак” дигән фән тиешле күләмдә укытылмаган дигән нәтиҗә чыгарган.

Шулай ук, комиссиянең рәсми карарында, гимназия Нигезләмәсе кануннарга туры килми, мәгълүмат тактасы дөрес ясалмаган, мактау грамоталарын бирү тәртибе бозылган, сыйныф журналларын тудыруда җитешсезлекләр табылган, диелә. Шундый вак-төяк җитешсезлекләр арасында башкорт телен атнага бер генә сәгать укыту “җинаяте” дә бар.

Шул сәбәпле тикшерү комиссиясе карары прокуратурага җибәрелгән. Прокурор ул үз чиратында административ эш ачкан. 4 апрель көнне эшне Бәләбәйдәге җәмәгать хөкемдары карарга тиеш. Бу утырышта Нурмөхәммәт Хөсәенов үз дәлилләрен китерәчәк. “Азатлык” радиосы ике якның да эш кәгазьләре белән таныша алды.

"Башкорт теленә бер сәгать тә җитә"

Комиссия тапкан җитешсезлекләр белән гимназия җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәенов килешми. Беренчедән, ул һәр гаепләүгә дәлил китерүне сорый. Кайсы канунның кайсы маддәсе, ни рәвешле бозылу хакында тәфсилләп аңлатырга кирәк, ди ул. Комиссия карарында канунның ничәнче маддәсе бозылуы турында язылса да, тәфсиллерәк мәгълүмат китерелми.

Икенчедән, карарда саналган җитешсезлекләргә гимназия мөдире аңлатма бирергә әзер. Өченчедән, Нурмөхәммәт Хөсәенов тикшерүче комиссияне үзен вәкаләтләрен арттырып үтәүдә гаепли.

Башкортстанның нигез укыту планына караганда, башкорт теле, беренче сыйныфтан кала, атнасына 2 сәгать укытылырга тиеш. Туган телгә дә шул ук күләмдә вакыт бирелә. Бәләбәй татар гимназиясендә башкорт теле атнага бер генә сәгать кергән.

Нурмөхәммәт Хөсәенов (с)
Нурмөхәммәт Хөсәенов галимнәрнең тикшерүләренә нигезләнеп, татар телен белгән балага башкорт телендә булган аерым хәреф һәм авазларны өйрәнер өчен бөтен укыту сәгатьләренең 2 проценты җитә дип саный. Ягъни татар теле 41 сәгать укытылса, шул вакытның 2 проценты башкорт телен өйрәнү өчен бик җитә, дип саный гимназия мөдире.

Хөсәенов атаклы галим, төрки телләр белгече А. Руанның фәнни хезмәтенә нигезләнә. Ул тикшеренүләр үткәреп, татар һәм башкорт телләре 98 процентка бер-берсенә тәңгәл, ягъни нигездә бер ук тел дигән нәтиҗә чыгарган булган.

Татарстандагы тарихчы, билгеле галим Индус Таһиров һәм башка галимнәр дә шул фикердә тора.

"Бу телләрнең якынлыгы читтән бигрәк тә күренә. АКШ профессоры Хафиз Малик – Татарстанда һәм Башкортстанда күп еллар ике халыкның мөнәсәбәтләрен тикшереп йөргән кеше шундый нәтиҗәгә килгән: бу ике халык бер телдә сөйләшә.

Ул татар белән башкортның үз ара тәрҗемәсез сөйләшүен бик күп тапкыр күзәтеп торган. Ул татар сөйләсә – татар теле, башкорт сөйләсә – башкорт теле дигән фикергә килгән. Шулай булгач, безнең телләребез – халыкларыбыз шикелле ук, игезәк телләр. Аларны һичничек бер берсеннән аерып, бер берсенә каршы куеп булмый", диде Индус Таһиров.

Татар гимназиясендә башкорт телен укыту кирәкме?

Нурмөхәммәт Хөсәенов, гимназия ачылган вакытта анда башкорт теле укыту каралмаган иде, ди. Чөнки ул эксперимент буларак оештырылган татар гимназиясе иде. Хөсәенов сүзләренчә, гимназиягә, ачылган 1995 елдан башлап һәм 2005 елга кадәр, башкорт теленең укытылмавына бернинди дәгъва белдерелмәде.

2006 елда "Башкорт телен укыту мәҗбүри" дигәнне уку йортының Нигезләмәсенә кертергә таләп иттеләр. Прокуратура, Хөсәеновка бу таләп нигезсез, дигән җавап биргән иде. 2008 елда Башкортстан мәгариф министрлыгы таләпләр куйганнан соң яклар башкорт теленең татар теленнән аермалыкларын өйрәнер өчен атнасына 1 сәгать җитә дигән килешүгә ирешә алган.

Аннан соң төзелгән уку планнарында да башкорт теле атнасына бер сәгать укытылачак дип язылган булган һәм алар уңышлы итеп шул ук тикшерүче оешмада расланып килгән.

Шушы план нигезендә әлеге уку йортының рәсми рөхсәт кәгазе 2010 елның җәендә бирелгән булган. 8 айдан соң гимназиягә лицензия биргән Мәгариф өлкәсен күзәтү һәм контрольлек итү оешмасының үз-үзенә каршы килеп, “җитди җитешсезлекләр” табуын аңлап булмый, дип белдерә Нурмөхәммәт Хөсәенов.

Татар гимназиясендә укучылар татар һәм башкорт телләрен кирәк дәрәҗәдә белсәләр дә, ике тел аермалыклары бик кечкенә булса да, Бәләбәй татар гимназиясен һәм аның мөдирен башкорт теле “өрәге” белән куркыту кемгә кирәк булган соң?

Элекке елларда гимназия ишеге өстенә татарча язма кую хокукын яклап, зур көрәш алып барган Нурмөхәммәт Хөсәенов үзенең хаклыгына ышана. Моңа кадәр мәхкәмәләрдә җиңеп барган Хөсәенов бу юлы да тукталып калмаячак.
XS
SM
MD
LG