Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:50

Башкортстан җанисәбе: беренчел мәгълүматлар


Уфадагы татар активистлары узган елның октябрендә җанисәптә хәрәмләшүгә каршы чара үткәргән иде

Уфадагы татар активистлары узган елның октябрендә җанисәптә хәрәмләшүгә каршы чара үткәргән иде

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре 2010 елда узган җанисәпнең беренчел мәгълүматларын тикшерде.

Узган атна Башкортстан статистика идарәсе рәисе Әкрам Вәлиев матбугат очрашуы уздырып, 2010 елда үткән җанисәптәге татар-башкорт халыклары саннары 2002 елда узганыннан әллә ни аерылмаячагын ирештергән иде.

Илдар Гадрафыйков
Билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков: “Әгәр 2002 елдагысыннан аерма зур булса, каршылыклар артуы, 2002 елгысының канунилыгы шик астына алынуы бар. Әкрам Вәлиев бу сүзләре белән халыкны чираттагы ялган җанисәп мәгълүматларына әзерли”, дип белдерде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең чираттагы утырышы да нәкъ шушы мәсьәләгә багышланды. Анда чыгыш ясап, Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин кайбер кызыклы мәгълүматлар бирде:

Айрат Гыйниятуллин
“Минем республика статистика идарәсендә таныш кешем бар. Ул хилафлыкларның зур булуын сөйләде. Аның сүзләренә караганда, статистика идарәсе башының бер урынбасары моның белән махсус шөгыльләнгән. Ул районнарга чыгып саннар ничек булырга тиешлеге турында күрсәтмәләр биреп чыккан. Шулай булуга карамастан, татарлар саны арткан. Тутырылган бюллетеньнәрдә татарларны киметеп, башкорт ясау эшләре белән шөгыльләнгәннәр”.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов та бу хәлләрдән хәбәрдар булуын әйтеп, каршылык чаралары уздырырга чакырды.

Мәҗит Хуҗин
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин исә рәсми нәтиҗәләр бәян ителмәс элгәре, каршылык чаралары уздыру дөрес түгел дип исәпли. Әлеге мәсьәләдә шактый тарткалаш һәм кычкырышлардан соң каршылык чарасын уздырырга карар ителде. Ләкин ул адреслы, ягъни, республиканың статистика идарәсе башы Әкрам Вәлиевның “җанисәп нәтиҗәләрендә татар-башкортлар саны 2002 елда узганыннан әллә ни аерылмаячак”, дигән сүзләренә каршы үтәчәк.

Узган җанисәпнең нәтиҗәләре рәсми игълан ителмәү сәбәпле, әлегә каршылык чаралары шул уңайдан оештырылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG