Accessibility links

Кайнар хәбәр

Людмила Гурченко вафат


СССРның халык артисты Людмила Гурченко 75 яшендә Мәскәүдә үз өендә вафат булган. “Аның хәле авырлашкач ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар, ләкин табиплар аны коткарып кала алмый”, дип яза “Интерфакс”.

Күптән түгел генә Гурченко авыр операция кичерде. Ул 14 февраль көнне егылып аягын җәрәхәтләгән иде. Аның хастаханәдән чыгуына да әле өч атна гына вакыт узды.

Әйтергә кирәк, әле күптән түгел генә - февраль азагында Twitterдагы «Life News» блогында Гурченконың үлеме турында хәбәр таралган иде. Соңрак аның дөреслеккә туры килмәве әйтелде. Һәм менә бу хәлдән соң бер ай узгач чыннан да Людмила Гурченконың вафаты мәгълүм булды.

Гурченко үз гомерендә барлыгы 85 фильмда төшкән. Моннан тыш ул өч китап язган һәм җырлар башкарган. Аның “Люся, стоп” дип аталган соңгы китабы 2003 елны басылды.

1983 елны Гурченкога СССР халык артисты исеме бирелде.
XS
SM
MD
LG