Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Либиядәге хәрби чараларга НАТО җитәкчелек итә башлады


Хәрби корабтан "Томагавк" ракетасы атыла

Хәрби корабтан "Томагавк" ракетасы атыла

Бүген Гринвич белән иртәнге 6-дан Либиядәге хәрби чараларга НАТО җитәкчелек итә башлады. Бу хакта Франс-пресс хәбәр итә.

Бүген Либия гыйсьянчылары көчләре Брега шәһәрен кулларына алды. Кичә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре аларны чыгарга мәҗбүр иткән иде.

Кичә Каддафи яклы хәрбиләр, төньяк-көнчыгышка, гыйсьянчыларның төп терәге булган Бенгази шәһәренә таба хәрәкәт итте.

Либия оппозициясе белдерүенчә, илнең көньягындагы Куфра шәһәрендә “Хәмис бригадасы” сугышчылары гыйсьянчылар ягына чыккан. Бу махсус әзерлекле бригада Каддафиның улы Хәмис исеме белән атала. Ул аның командиры иде.

Элгәре Хәмис Триполины бомабалаган вакытта үлде дип хәбәр ителде.

Чәршәмбе кич Либия тышкы эшләр министры Муса Кусса Лондонга килеп үзенең вазифаларыннан китүен әйтте. Бу хакта Британия ягы хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG