Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрия президентын тәнкыйтьли


Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Кушма Штатлар үзгәрешләр таләп иткән халык теләген ишетмәмешкә салышкан өчен Сүрия президенты Бәшәр Әсадны кискен тәнкыйтьләде.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тоунер, Әсад чәршәмбе көнне парламентта чыгыш ясаганда, киңәшчеләре тәкъдим иткән булуга карамастан, реформалар турында телгә алмады, диде.

Әсад үзенең чыгышы вакытында Сүриядәге протест чараларында гаепне ил дошманнарына ташлады. Алдан көтелсә дә, президент 1963 елда илгә кертелгән гадәттән тыш хәлне бетерү турында игълан итмәде.
XS
SM
MD
LG