Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фукусима” - Чернобыльдән соң иң җитди һәлакәт


"Фукусима" станциясе.
"Фукусима" станциясе.
Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан, “Фукусима” атом станциясендәге хәл 1986 елда Чернобыль станциясеннән соң җир шарында булган иң җитди һәлакәт, дип атады.

Шул ук вакытта Япония хөкүмәте эвакуация өлешен киңәйтү турында белдерми.

Һәлакәт булган җирдә диңгез суының нурланышлы матдәләр белән пычрана баруы күзәтелә. Хакимият рөхсәт ителгәннән 4 мең 385 тапкыр артык икәнлеген әйтә.

Кичә Халыкара атом энергиясе агентлыгы “Фукусима”дан 40 чакрым ераклыкта бер авылда нурланышның күпкә югары булуын хәбәр итте.

Аңа кадәр Greenpeace экология оешмасы Иитате авылында нурланышның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында белдергән иде.

“Фукусима” һәлакәте 11 мартта көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыныннан соң булды.
XS
SM
MD
LG