Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (12) Йомгак


Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев
Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев
Чыннан да, яһүд халкының үзенчәлекле тарихын, Израиль дәүләтенең килеп чыгышын һәм бүгенге көндәге хәлен, аның халыкара сәясәтен бу илдә булмыйча, китаплардан укып кына дөрес аңлап булмый икән. Яһүд халкының искиткеч тирән һәм күп еллар дәвамындагы фаҗигале тарихын аңлар өчен Израилдә булу, яһүд галимнәре, тарихчылары белән аралашу мәслихәт. 10 көн өчендә безгә дистәләгән югары квалификацияле профессор-укытучыларның эчтәлекле чыгышларын тыңларга, тәнәфес вакытында алар белән якыннан аралашырга, борчыган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирелде.

Иң тетрәндергәне – яһүд халкы тарихының тирәнлеге, бик борынгы булуы. Алар белән чагыштырганда безнең меңъеллык Казан тарихы бигрәк тә яшь күренә. Яһүдләрнең язма чыганаклары безнең эрага кадәр үк билгеле, ә кайбер галимнәрнең фикере буенча, аларның иң көчле дини әсәрләре безнең эрага кадәр 1500 ел элек иҗат ителгән, алар өчен 500 ел бүгенге көн шикелле генә.

Безнең өчен кызыгы тагын шунда: борынгы тарихлы яһүдләр үткәнне яхшы беләләр, аны дөрес аңларга тырышалар. Биредә яшь буынның тарихи хәтерен яңарту өчен төрле яктан системалы эш алып барыла. Яд Вашем мемориал комплексы, безне бирегә чакыртып укыту да шул системаның бер аерылгысыз кисәге.

Алар үз тарихын хөрмәт итә, яманламый, җитәкчеләр алмашынган саен тарихтан яхшысын да, яманын да безнең шикелле алып ташларга ашыкмый. Тарихтагы яңа карашлар да элеккене юкка чыгармый, аңа өстәмә булып кына хезмәт итә. Аларда да яңарыш, модернизация бик көчле. Тик бу күренешне консерватив, кадими модернизация дип атап булыр иде. Ә без җәдитчеләрне кадимчеләрдән аерабыз, бер-берсенә капма каршы куябыз, җәдитче алдынгы, ә кадимче артка калган дигән гыйбарәне һәркемгә җиткерергә тырышабыз. Һәм шулай итеп тарихны бозабыз, тарихтан дөрес сабак алмыйбыз. Тарихтагы дөреслекне табарга яһүдләрдән өйрәнергә кирәк.

Моңа кадәр ислам һәм христиан диннәрен яһүд диненең бер тармагы итеп кенә караган фикер белән танышырга туры килгәне булмаган иде. Биредә шундый караш яши икән. Ә конкрет ислам диненә килгәндә кайбер тарихчылар исламны – яһүд диненең монотеизмда үсеше генә ул дип тә исәплиләр. Ә безне, бигрәк тә Русиядә яшәүче дин әһелләрен борчыган ваһһабичылыкны биредә ислам динендә үсеш авыруы гына дип аңлаталар.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы
XS
SM
MD
LG