Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

“Бердәм Русия” рәислегеннән киткән Татарстанның элекке президенты фиркагә сораулары булуы турында белдерде.

“Бердәм Русия” җитәкчелегеннән китүнең сәбәпләре сәясәт белән бәйле түгел, диде Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев.

Бу адымын ул үзенең хәзер партия эшләренә вакыт җитмәве белән аңлатты.

“Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә Шәймиев, “киләсе сайлаулар алдыннан “Бердәм Русия” үз эшчәнлегенең кайбер якларына тәнкыйть күзлегеннән карап, аларны үзгәртергә тиеш”, диде.

“Милли сәясәткә караган мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары аеруча игътибар белән каралырга тиеш”, диде Шәймиев.

Татарстанда “Бердәм Русия” иң күп санлы партия булып тора.

“Президентларны алмыйлар, алар үзләре китә”


Татарстанда республика җитәкчесенең киләчәктә “президент” дип аталмаячагына килгәндә, “Русия конституциясендә бу мәсьәләне Русия Федерациясе субъектлары үзләре хәл итә дип язылган, бу хәтта уртак хәл ителә торган мәсьәлә дә түгел”, диде Шәймиев. Илнең Конституциясе әлегә үзгәргәне юк, ди Татарстанның элекке президенты.

“Дәүләт башлыгы бу турыда тәкъдим генә ясады. Кайбер республикалар “арбадан алда чабып” инде бу турыда канун ук эшләп чыгарды. Үз җитәкчесен ничек итеп атау һәр республиканың үз хокукы”, диде Шәймиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG