Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:18

2008 елны Грузия белән бәрелештән соң Русия Абхазия бәйсезлеген таныгач, бик аз илләр генә моңа теләктәшлек белдерде. Менә берничә ел узу белән әлеге бәйсезлекнең бәясе бик кыйммәткә төшәргә мөмкинлеге аңлашылды. Русия Абхазия җиренә дәгъва кыла башлады.

Бу атнада Абхазия-Русия чикләрен билгеләү комиссиясе Мәскәүдә очрашу уздырганда, Сухумдагы халык Мәскәүнең 160 квадрат чакрым абхаз җирләрен үзенә алырга теләвен зур борчылу белән күзәтә.

«Яңа көн» абхаз оппозициясе газетасы бу ай башында Русия Гагра районының төньяк-көнбатышындагы шактый җирне үзенә бирүне сораган дигән хәбәр тараткан иде.

Бу таулы җирләр Абхазия белән Русия чигендәге Псоу елгасы янында урнашкан. Ул шулай ук 2014 елны Сочида узачак Олимпиада уеннарының төп урыны булган Красная Полянадан ерак түгел.

«Чегемская правда» абхаз газетасы баш мөхәррире Инал Хашиг сүзләренчә, Мәскәүнең әлеге Аибга авылы җирләренә дәгъва итүе - Русия белән Абхазия мөнәсәбәтләре арасында туган иң беренче проблема.

Ул нинди генә күләмдәге җир булуга карамастан, халыкның күпчелеге һәм сәяси зыялылар моңа аяк терәп каршы торуын әйтә.

«160 квадрат чакрым булсынмы, яисә ун метр чакрым җир булсынмы,, җәмәгатьчелек моңа каршы чыга. Бу принцип мәсьәләсе. Чөнки ул абхаз җире һәм без аның бер метрын һәм хәтта сантиметрын да югалтырга теләмибез. Мин Сухумның үзәгенә чыккан идем, анда кешеләр инде моңа каршы имзалар җыя. Абхаз җәмәгатьчелеге бик борчыла», ди ул.

Шулай ук Хашиг бу җир мәсьәләсе Абхазия президенты Сергей Багапшны авыр хәлгә куюын әйтә.

«Аның җир мәсьәләсендә бераз гына булса да чигенүе илнең тотрыксызлыгына, хәтта президентның вазифасын бушатуына китерергә мөмкин. Әмма ул юл бирмәсә, Русиянең үпкәләве бар һәм ул очракта шулай ук Багапшның проблемнары тууы ихтимал. Чөнки абхаз бюджетының 70% Русия биргән акчалардан тора. Аннары тыштан барысы да яхшы итеп тәкъдим ителгән ил тормышы чәлпәрәмә киләчәк һәм шулай ук президентның вазифасыннан китүе белән төгәлләнергә мөмкин», ди ул.

Русиягә караш үзгәрергә мөмкин

Грузин сәясәт белгече Ивлиан Хаиндрава әйтүенчә, Мәскәүнең җир дәгъвалавы абхаз халкында урысларга карата каршылыкның артуына китерергә мөмкин.

«Әлбәттә, абхаз җәмгыятендә протест арта бара һәм бу җир мәсьәләсе дәвам итсә, ул алай җиңел генә узмас төсле. Шуңа Абхазиядә «төньяк»ның «көньяк»ка караганда куркынычрак булуын аңларлар, бәлкем. Әлбәттә, бу кинәт кенә һәм хәзер үк булмаячак. 2008 елдан соң Абхазиядә барлыкка килгән иминлек кәефе әлегә өстенлек итә, әмма тора-бара бу үзгәрергә мөмкин», ди ул.

Гомумән, Абхазиянең урысларга өстенлек бирүе инде яңалык түгел. Анда булган кешегә ул яхшы күренә.

Мисал өчен, Абхазиядә яшәүче халыкның 90%да Русия паспорты. Рубль анда төп акча берәмлеге булып тора. Һәрбер җирдә урыс теле өстенлек итә. Бар урында да Русия байраклары эленгән. Телевидениедә урыс тапшыруларын күрсәтү һәм урыс газеталарын чыгару гадәти нәрсә.

Мәскәү Очамчира портында хәрби-диңгез флоты төзи. «Роснефть» оешмасы Абхазиядә нефть эзләү хокукына ия булды.

Хашиг сүзләренчә, бәйсезлекне таныганнан соң Русия абхаз җирләрен йота бара.

«Бу икътисади, сәяси, хәрби һәм социаль өлкәдә күренә. Һәркөнне без күбрәк бәйле була барабыз», ди ул.

Шул ук вакытта күп кенә абхазлар XIX гасырда бабаларының урыс империясенә каршы көрәш алып барганын горурлык белән искә ала. Аларның иң яңгырашлысы 1866 һәм 1877 елларда булды. Шуның нәтиҗәсендә йөзләрчә мең абхазлар яшәү урыннарыннан сөрелде. Һәм иң кызыгы шунда, алар хәзер Русия дәгъва кылган Гагра районнарыннан җибәрелде.

XS
SM
MD
LG