Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда су басуга әзерлек нәкъ былтыргыча бара


Былтыр да Татарстанда һәм Башкортстанда кайбер авылларны су баскан иде.
Былтыр да Татарстанда һәм Башкортстанда кайбер авылларны су баскан иде.

Күрсәтелгән саннар да, үткән киңәшмәләр дә, өйрәнүләр дә былтыргыча. Су басу куркынычы тудырган җитешсезлекләр генә акрын бетерелә.

Татарстанның Әлки районындагы 7 авылда яшәүчеләрне дә су басу ихтималы бар. Камка авылының бер урамына бигрәк тә зур куркыныч янарга мөмкин. Бу авыл Кече Чирмешән елгасы яры буена урнашкан.

“Ул урамда безнең 85 кеше яши. Алар арасыннан 65 кеше үзләренең туганнарына йортка кереп торачак. 20 кешегә мәктәп бинасында урын әзерләнә. Аларны ашату, яту урыннары һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү карала.Кинәт су баса калса дип көймәләр дә булдырабыз.

Камка авылында хәзердән үк терлекләрне кертеп тору өчен утар әзерләнде. Бездә күп авыллардагы фермалар тау башларына урнашкан. Алдан ук ферма җитәкчеләре белән килешеп куйдык. Су баса калган очракта шул фермаларга авыл халкының терлеген куеп торачакбыз. Барсында да малларны ашату өчен печән әзерләнгән”, дип белдерде Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Хәкимов.

Камкадагы су басуга әзерлек эшләрен Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Орлов та килеп караган. Тырышлыклары яхшы бәяләнгән. Башкаларга үрнәк итеп телевизордан да күрсәткәннәр.

Хәкимов әйтүенчә, Әлки дотациядәге район. Казнада гадәттән тыш хәлләр өчен аерым акча каралмаган. Су басуга әзерлек эшләрен дә алар үз көчләре белән башкара. Көймәсе булганнар көймә белән ярдәм итә. Әнә фермалар алдан ук печәнен дә әзерләп куйган инде.

Эш узган, акчасы килмәгән

Әлкидә булган әзерлек эшләре республика күләмендә “махсус тактика өйрәнүләре” дип аталды. Аны күрергә барган Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов хөкүмәттәге утырышта Әлкидәге өйрәнүләргә киткән чыгымның 70%-ын район, ә 30%-ын республика каплады, дип хисап тотты.

Димәк, республика күләмендә бу өйрәнү өчен күпмедер акча каралган булган. Инде эш узса да, Әлкигә генә килеп җитмәгән.

28 мартта Татарстан вице-премьеры Равил Моратов җитәкчелегендә үткән киңәшмә вакытында су басу очрагы була калган очракта гына хөкүмәттән районнарга ниндидер ярдәм биреләчәк дип белдерелгән иде. Моратов Әлкидәге “өйрәнүләргә” киткән акчаның 30%-ы республиканыкы булуны ишеткәч, күпсенеп башын чайкады.

230 авылны су басарга мөмкин

Быел Татарстанда барлыгы 230 авылны һәм каланы су басарга мөмкин дип көтелә. Анда 18 мең кеше яши. Бу саннарны Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әлеге проблемга багышланган беренче киңәшмә вакытында әйтте.

Республика казнасында андый-мондый хәлләр була калса дип һәм шул исәптән су басуга да 92 миллион сум акча каралган.

Үләт базлары куркыныч тудыра

Шулай да су басу башланмаса да, “аеруча бәхетлеләргә” республика кесәсеннән акча да вәгъдә ителде. Татарстанда зур проблем тудырырдай ике үләт базы бар. Берсе - Апас, икенчесе - Минзәлә районында. Апас районындагысы Зөя елгасыннан 350 метр ераклыкта урнашкан. Минзәләдәгесе Ык янында һәм Түбән Кама су саклагычына 250 метр гына ара кала.

Әлеге үләт базлары бетон тышлык белән ябылса да, явым-төшем һәм кар эрегән сулар туфракны юып, себер вабасы чирен тарату куркынычы тудыра.

Проблемлы үләт базларын төзекләндерү өчен министрлар кабинеты 6,5 миллион сум акча бирәчәк. Республиканың ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов үләт базлары май ахырына кадәр тәртипкә китереләчәк, дип белдерә.

Синоптиклар быел яз соңара, әмма су ташкыны кисәк булырга мөмкин, дип фаразлый. Май ахырына кадәр алда тулысы белән 2 ай бар. Төзекләндерү эшләре акрынлык белән барса, үләт базларыннан себер вабасы таралмас дип бүгенгә беркем дә вәгъдә итә алмый.

Гомумән, Татарстанда себер вабасы чирле үләт базлары бик күп. Аларның саны - 804. Татарстан прокуратурасы белдерүенчә, базларның 27-се чир таралмаслык итеп капланмаган. 2010 елда әлеге базларга ваемсыз караган җитәкчеләргә 54 административ эш кузгатылган. 15 шикаять мәхкәмәгә юлланган.

Кар күп булган елда әлеге үләт базларыннан бигрәк тә зур куркыныч янарга мөмкин.

Һәр тармак үзен акларга тырыша

Республикада ике көнгә бер тапкыр диярлек су басуны булдырмау эшләренә багышланган төрле дәрәҗәдә киңәшмәләр үтә.

Һәр тармак хисап тота. Ягулык энергетика комплексы гадәттән тыш хәл була калса дип су суырта торган 215 җиһаз әзерләп куйган. Республикада 38 күперне су басарга мөмкин. Аларның хәлләрен видеокамерадан күзәтеп торачаклар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзчесе Андрей Родыгин, федераль дәрәҗәдәге юллар астына салынган барлык торбалар бүгенге көнгә чистартылды инде, дип белдерде. Юл буйларындагы су агу ерганаклары гына әлегә кар каплаган килеш кала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы андый-мондый хәл була калса дип 80 өйрәнү дә үткәреп өлгергән.

Су басмаска да мөмкин

Алексеевски районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, башка еллар белән чагыштырганда кар күбрәк булса да, су басмаска да мөмкин, ди.

“Ел саен су басуга каршы эшләнә торган эшләрне быел да башкардык. Былтыр коры булу сәбәпле елгаларда, күлләрдә, Чулманда да су бик әз”, ди Гыйләҗев.

Былтыр да нәкъ шундый ук сүзләр сөйләнгән

Узган ел да су басуга каршы нәкъ быелгыга ошаган кебек үк киңәшмәләр үткән. Хәтта саннар да бер-берсен кабатлый. Былтыр 230 дан артык авыл һәм каланы су басарга, 20 меңнән артык кеше яшәгән урынга зыян килергә мөмкин дип хисап тотканнар. 2010 елның 3 мартында ук су басуга каршы 7,2 миллионлык эш башкарылды инде дип әйтелгән.

Киңәшмәләр дә, хисаплар да, тотыласы акчалар да бер-берсен кабатлый. Гади кеше алдында торган проблемнар гына шул килеш кала. Бу хәл акчаларның су басу куркынычы тудырырдай җитешсезлекләрне бетерүгә бик аз өлеше эләккәне, ә төрле киңәшмәләр, өйрәнүләргә мул тотылганын да күрсәтеп тора.

Сез яшәгән төбәктә су ташу куркынычы артса яисә, гомумән, әзерлекнең ни дәрәҗәдә булуы хакында безгә хәбәр итә аласыз. Үзегезнең кайдан булуыгызны әйтергә онытмагыз.
XS
SM
MD
LG