Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольятти татар хәрәкәтенә багышланган китап басылды


Тольятти шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятенә 10 ел тулды. Шул уңай белән милләтпәрвәрләр зур форматта яхшы кәгазьдә, төсле, бик күп рәсемле 93 битле китап бастырды.


Китап XXI гасыр вакыйгаларына багышланса да, автор Шамил Галимов күзен тарихка да төшереп ала. Ул әрмән тарихчысы Мовсес Хоренаси сүзләрен китерә: “Тюркоязычные племена булгар освоили берега Волги за 200 лет до Рождества Христова”. Шул төбәктә яшәгән татарларның борынгылыгын башка галимнәрнең фикерләре белән дә раслый.

Мохтарият эшенә зур өлеш керткән шәхесләр турында тәфсилләп язганнар. Алар – Рәшит Нурмөхәммәтов, Рәмис Әбушахманов, Хәлил Хәйруллин, Ирек Галимов, Рәшит Насыйров, Сөләйман Утюшев, Хөсәен Рахматуллин, Шамил Микеев, Рөстәм Якупов, Илдар Хайров, Гаяз Азизов, Таһир Физуллин, Раилә Сафина, Зөлфия Галиханова, Сәүбән Рафиков.

Заманында гөрләп эшләгән “Идел” ансамбле турында да җылы язганнар. Милләтебезнең горурлыгы булган Сабан туй турында бай мәгълүмат урнаштырылган. Мәдәни тормышта эз калдырган Роза Заһидуллина, Луиза Насыйрова, Лилия һәм Фәрид Садыйковлар, Наилә Зәитова, Марат Рәсүлев, Яхъя Мәҗитов, Ләйсән Әхмәдиевалар турында мәгълумат бар.

Тольятти җирлегендә канатланып киткән “Язлар моңы” фестивале дә тулысынча яктыртылган. Наил Вахитов – шәһәрдә шагыйрь буларак та танылган шәхес. Җыентыкта авторның шигырьләре дә урын алган.

Мохтариятне 10 ел буена Рәхимҗан углы Җәмил Вәлиуллин җитәкләде. Бүгенге көндә бу вазифаларны үз өстенә Рәшит Нурмөхәммәтов алган. Икесе турында да мавыктыргыч язма бирелә.

Китапны Хәйдәр углы Шамил Галимов редакцияләгән. Бер мең данә белән басылган җыентыкны оялмыйча бүләккә биреп була. Китап зәвык белән эшләнгән.
XS
SM
MD
LG