Accessibility links

Мәскәү базарында сатучылар ачлык игълан итте


Мәскәүнең Красногвардейский базарында сату итүчеләр башкала мэриясе бинасында ачлык чарасын башлады.

Чарада катнашкан “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов сүзләренә караганда, йөзләп кеше шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Собянин белән очрашуны таләп итә.

Сәүдәгәрләр шәһәр идарәсенең базарны ябу карарына каршы чыга.

Базар алдан игълан ителмичә ябылып, меңнән артык кеше эшсез калган.
XS
SM
MD
LG