Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “Стратегия-31” җыенында кулга алулар борчылу уятты


31 март, Мәскәү
31 март, Мәскәү
Вашингтон 31 март көнне Мәскәү һәм Петербурда узган урам җыеннары вакытында 150ләп кешенең кулга алынуына борчылу белдерде.

“АКШ тагын бер мәртәбә сүз һәм җыелу иреге кебек кыйммәтләрнең мөһимлеге турында искәртә. Ватандашларның бу хокуклары Русия конституцияcе һәм Русия кул куйган халыкара килешүләрдә каралган”, дип белдерде АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Томми Вьетор.

Җыелу иреге булмый торып Русиядә декабрь аенда үтәчәк Дәүләт Думасына сайлау вакытында чын көндәшлек була алмый, дип өстәде АКШ вәкиле.
XS
SM
MD
LG