Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:05

Язучы Айдар Хәлим Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов белән очрашты. Сөйләшүдә Чаллыдагы ябылу алдында торган 29нчы татар мәктәбе, 309нчы канун һәм язучының булачак юбилей кичәсен Башкортстанда уздыру теләге турында да сүз була.


Олег Морозовның җәмәгатьчелек белән очрашуына журналистлар чакырылмаган иде. Шунлыктан язучы белән Дума рәисе арасында барган сөйләшү хакындагы язма беркадәр берьяклы булачак. Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр турында А.Хәлим “Азатлык”ка сөйләде. Аның әйтүенчә, сүз башын ул Думаның легитим булмавыннан башлаган.

“Русия федерациясе дип аталган илдә 180 милләт булып, аларның вәкилләре Думада булырга тиеш. Шулай булмаганда, “федерация” сүзенең мәгънәсе калмый. Патша заманнарында Думада татар-мөселман фракциясе булган. Хәзер алар юк. Дума алыпсатарлар оешмасына әйләнде. Монда милләтләр вәкилләре булса, Русия бүген коррупциягә дә, мәгрифәтсезлеккә дә, имансызлыкка да кереп батмаган булыр иде, дип сүз башладым”, ди А.Хәлим.

Чаллыдан сайланган депутат татар мәктәбендәге хәлне белми


Язучы Чаллыдагы 29нчы татар мәктәбе хакында да Морозовка беркадәр мәгълүмат бирә. “Мәктәптә бала саны җитәме-юкмы, укыту дәрәҗәсе нинди, кайчандыр Ленин, 3 бала туган җирендә үз телендә укырга тели икән, алар моңа хокуклы, дигән. Русиядә милләтләргә каршы көрәш – Русияне бетерү өчен көрәш, дидем.

Мин Морозовка 29нчы мәктәп турында Медведевка телеграм сугуым хакында да әйттем. Бәлки Медведев сезне, Чаллы ягы депутаты буларак, бу мәсьәләне хәл итәргә җибәргәндер, дигән өметемне дә әйттем. Артык беркатлы икәнмен, депутатыбыз мәктәп, телеграм хакында да берни белми булып чыкты. Шулай да ярдәмчеләренә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә күрсәтмә бирде”, ди Хәлим.

Айдар Хәлим Думага бармакчы

“Мондый тәкъдим дә ясадым – милли мәсьәләләргә чыгыш ясарга Дәүләт Думасына мине чакыра алмассызмы, дидем. Депутатлар, Жириновский каршында милләтләрне кысуның Русияне таркатуга китерүен аңлатыр идем. Жириновскийга хәтта елагач, күз яшен сөртү өчен бер тастымал җитмәс иде, дигәч, Олег Викторович туйганчы бер көлде. Аннан, мондый хәлнең булганы юк әле, диде. Ә мин, мине чакырып карагыз, бәлки булыр, дидем”, дип искә төшерде очрашудагы сүзләрне А.Хәлим.

309нчы канунга үзгәрешләр вәгъдә ителә

О.Морозов сөйләшү барышында 309нчы санлы мәгариф турындагы канунга депутат Илдар Гыйлметдинов һәм башка берничә депутат катнашында атна-ун көннән өстәмәләр, үзгәрешләр әзерләнүе, бу өстәмәдә һәр милләтнең, һәр республиканың туган телендә имтихан бирә алуы турында да кануный үзгәреш булачагы хакында әйтә.

Алдагы елда Хәлим юбилеен үткәрә. Туган ягы Башкортстанда да бер кичә уздырырга җыена. Ләкин ул үзенә Башкортстанга юл ябык, дип саный. Шул юлны “ачу” гозере белән Олег Морозовка мөрәҗәгать иткән.

Морозов Башкортстанга юл ачуны өстенә алмый

“Минем юбилеем якынлашып килә. Аны туган Башкортстанымда, туган авылымда да уздырасы иде. Ләкин миңа анда 35-40 ел инде юл ябык. Шул юлны ачарга ярдәм итә алмассызмы, дигәч, Морозов, сезгә бит яңа президент килде, аны ярымтатар, ярымбашкорт дип әйтәләр, диде. Мин үз чиратымда, ярымтатарның татарлар өчен әлегә берни эшләмәвен әйттем”, ди Хәлим.

Мәскәүдән килгән кунак Морозов Чаллыдан буш кул белән китми. Айдар әфәнде аңа берничә китабын бүләк итә. ”Мәскәү вакыты” дигән китабын Хәлим мондый сүзләр белән тапшыра: ”Монда татар фаҗигасе сурәтләнә. Татар сәгатьне үз акчасына сатып ала, ләкин аның вакыты Мәскәүнеке”.

А.Хәлим әйтүенчә, аның тәкъдимнәрен, фикерләрен Дума рәисе урынбасары Морозов бераз елмаеп, башын чайкап, ияген кагып тыңлап утырган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG