Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кече бизнеска түрәләр киртә кора


Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе

Җомга көнне Башкортстан хөкүмәте йортында кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Аны “Опора Россия” дип аталган кече һәм урта эшкуарлык бөтенрусия иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Әлеге киңәшмәдә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Эшкуарлык өлкәсендә хезмәт итүчеләр фикеренчә, элекке елларда Башкортстан җитәкчелеге кече һәм урта бизнесны үстерүгә республикада барлык шартлар да булдырылган дип мактанырга яратса да, чынлыкта бу алай түгел иде. Әле дә бу тәңгәлдә эшләр әлләни шапырынырлык түгел.

Хәер, яңа президент Рөстәм Хәмитов кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә мөмкин кадәр ирек һәм мөмкинлекләр бирергә кирәк дип еш кабатлый. Әмма тәгаен чараларга килеп терәлгәч кенә эш бик алга баралмый. Ни өчен дигәндә, урыннардагы хакимиятләр аяк чала, тиешле шартлар тудырмый.

Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе башлыгы Зөлфирә Акбашева да ачыктан-ачык әйтте. Аның сүзләренчә, ул җитәкләгән идарә узган елда эшкуарлардан 1 меңнән артык шикаять алган. Аларның яртысыннан күбрәге – муниципалитетларга карата булган шикаятьләр икән.

“Урыннардагы хакимиятләр аеруча кече һәм урта буын эшкуарларга дәүләт заказларын бирүдә аяк чала. Моның өчен төбәкләрдәге түрәләр нинди генә сәбәпләр уйлап тапмый. Хәтта теге яки бу эшкуар дәүләт заказын алу бәйгесендә җиңеп чыккан очракта да, урыннардагы түрәләр канунсыз өстәмә киртәләр тудырып, дәүләт заказларын башкаларга бирә”, ди Зөлфирә Акбашева.

Зөлфирә ханым сүзләренчә, узган елда шундый канунсызлыкларга юл куйган төрле дәрәҗә 380 түрә штрафка тартылган. Алар арасында хәтта министрлар да, аларның урынбасарлары да, район-шәһәр хакимнәре дә бар.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республикада кече һәм урта эшкуарлыкның даирәсен киңәйтү кирәклегенә дә басым ясады. Аның сүзләренчә, әле кече эшкуарлык турында сүз барганда, гадәттә, сәүдә итү, алыш-биреш кенә күздә тотыла.

“Ә бит хәзер заман башка. Кече эшкуарлык өчен төрле өлкәләргә кадрлар әзерләү ихтыяҗы килеп басты. Кече бизнесны, бүгеннән үк, җитештерү тарафына борырга, инженерлар да әзерләргә кирәк”, ди Рөстәм Хәмитов.

Президент әйтүенчә, кече һәм урта эшкуарлыкка аяк чалучы түрәләр, урыннардагы чиновниклар каты контрольгә алыначак. Аның сүзләренчә, теге яки бу басымга дучар булучы эшкуарлар, кичекмәстән, бу хакта шикаять итәргә тиеш.

“Республика хөкүмәте һәр шикаятьне игътибарсыз калдырмаска бурычлы”, диде президент.
XS
SM
MD
LG