Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

Март ахыры, апрель башы каршылыклы хисләргә бай булды. Берәүләр көлде, гаҗәпсенде һәм шатланды, башкалар кайгыга батты.


1нче апрель көлке көне Татарстан матбугатында игътибарсыз калмады. “Казанские ведомости” газеты Кремльнең Спас манарасында иске механик сәгатьне, модернизация барышында заманчарак электрон сәгатькә алмаштырганнар дип хәбәр итте. 1 апрель көнне урнаштырылган сәгать Үлчәмнәр пулаты белән килештерелеп җибәрелде, дип хәбәр итә газет.

Бу электрон сәгать Татарстандагы “Электрон хөкүмәт” проектына туры килеп тора, иске механик сәгатьне Казандагы бер эшмәкәр сатып алган икән. Сәгатьне урнаштыру өчен тендерны “1-04 Times” дигән Кытай ширкәте откан, ди газет.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы
“Вечерняя Казань” газеты аннан да узды. Газет хәбәрендә “Без булдырдык!” дәүләт премиясенең оештырылуы турында игълан ителә.

“Кешелек яшәешенең төрле өлкәләрендәге уңышларны контрольдә тоту һәм үстерү өлкәсендә зур бушлыклар барлыгы ачыкланды. Шуңа мондый бүләкне булдыру бик кирәк иде”, дип әйткән әлеге премияне бирүче яңа Департамент башлыгы. Аның җитәкчесе итеп Татарстандагы бер районның элекке башлыгы билгеләнгән икән.

Газет мәкаләсеннән аңлашылганча “Без булдырдык” бүләге торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге, юллар төзелешендәге зур уңышлар, казанышлар өчен биреләчәк.

“Урта мәктәптләр өчен Сингапур теле” мультимедиа дәреслеген иң тиз төзегән кешегә дә “Булдырдык” сынын тапшырачаклар. Халыкны да бүләкләү көтелә. Әйтик, “яшәү минимумына җитү өчен” дә яңа премия эләгергә мөмкин. Әмма моның өчен каты тикшерү үтәргә, бик күп белешмәләр җыярга туры киләчәк, дип хәбәр итә “Вечерняя Казань” газеты.

“Бизнес онлайн” газеты Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле башка урынга күчереләчәк, дип яза. Сәбәбе сәяси түгел. Имеш бу урында күпкатлы машина кую бинасын кора башлыйлар. Геологлар анда казу “куркыныч” дигән, коммунистлар “юл куймабыз” дип белдергән, туристлык агентлыклары “аның кыйммәте юк”, дип әйткән имеш.

Министр һәйкәлләрдән башлады

Карл Фукс йорты
Татарстанның яңа мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның вазифасына керешүенә әле бер атна да үтмәде, ул инде эшлекле тәкъдимнәр белән чыга башлады.

31 мартта булган Дәүләт Шурасы утырышында Казандагы тарихи һәйкәлләрнең җимерелүен туктату өчен “Мәдәни мирас объектлары” канунына төзәтмәләр керттерде. Казандагы архитектура һәйкәлләренең җимерелүен туктату, К.Фукс йорты, Татар бистәсенең юкка чыгып баруына каршы җәмәгатьчелек вәкилләре көрәш алып барган иде.

Мәдәният министры тәкъдим иткән төзәтмә нигезендә тарихи һәйкәлнең хуҗасы аның бер дәрәҗәдә саклануы өчен, ягъни бинаның җимерелмәве өчен дә җаваплы булачак. Айрат Сибагатуллинның әйтүенә караганда, эшмәкәрләр кулында бары тик 201 тарихи бина бар. Архитектура һәйкәлләре күбесенчә муниципаль хакимиятләргә карый икән. Мәдәният министрлыгының төзәтмәсе бер тавыштан беренче укылышта кабул ителде.

"Татарстан" телерадиоширкәтендә яңа җитәкче

Фирдүс Гыймалтдинов 2010 елда "Бәллүр каләм" бүләген дә алган иде
“Татарстан” телерадиоширкәтенең җитәкчесе Айрат Сибагатуллин мәдәният министры булып билгеләнгәннән соң, аның урыны өчен бәйге үткәрелде. Җомга көнне билгеле булганча, “Россия” телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге идарәчеләре “Татарстан” бүлеге җитәкчесе итеп элекке яңалыклар хезмәте мөдиренең урынбасары Фирдүс Гыймалтдиновны раслады.

Ул 1980 елда Буа районында туган. Фирдүс Гыймалтдинов журналист эшчәнлеген 1998 елда “Дулкын” радиосында башлый, аннан соң ГТРК “Татарстан” ширкәтендә яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып эшли башлый, 2003 “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында алып баручы һәм хәбәрчесе урынына күчә, соңыннан (2005 ) “Татарстан яшьләре” газетында эшләп ала. Аннан соң ГТРК “Татарстан” каналында “Вести-Татарстан” тапшыруында алып баручы һәм хәбәрче булып эшли башлый.
Соңгы вакытта яңалыклар хезмәте мөдиренең урынбасары урынында хезмәт итте һәм көндәлек яңалыклар тапшыруларын алып барды.

Үлем өчен җавап бирүче булырмы?

31 мартта Казанның “Метроэлектротранс” бинасы яныннан үтеп барганда 43 яшьлек Альберт Хисамов башына боз сөңгесе төшә. Ул шушы оешмада эшләгән булган. Ашыгыч ярдәм машинасы килсә дә, ярдәм итә алмый, Альберт Хисамов табиплар килеп җиткәч, җан бирә.

Аның хатыны һәм 5нче сыйныфта укучы баласы кала. Альберт Хисамов гаиләдә бердәнбер бала була. Аның пенсионер әти-әнисе каручысыз калды.

Мәрхүмне күмәргә эшләгән оешмасы ярдәм итәчәк. Ә менә бу үлем өчен җаваплылыкны бинаның хуҗасы “Метроэлектротранс” үз өстенә алырга җыенмый. Ширкәт вәкилләре түбәнең әле яңа гына чыстартылуын әйтеп килә.

Шул арада Казан шәһәр идарәсе бу хәлне башкача күрсәтмәкче була. Шәһәрнең рәсми интернет-сәхифәсендә түбәндәге аңлатма басылып чыкты.

31 март көнне боз кисәге куркыныч турында кисәтүче лента белән әйләндереп алынган бер җиргә килеп төшкән. 10 метр биеклектән төшеп, җиргә бәрелгәннән соң, сөңге читкә очып киткән һәм үтеп барган кешенең башына тигән икән. Алай да, прокуратура җинаять эше ачып, эшне тикшерә башлаган.

“Комсомольская правда” газеты шулай түбәләрдән төшкән боз һәм кардан Казанда – 8, Алабугада 5 кешенең зыян күрүе турында да искә төшерә. Мондый очраклар Русиянең башка бик күп шәһәрләрендә дә даими булып тора.

Кызыл диңгезгә юллар ачылды


Бозлар эреп беткәнче дип, кайбер казаннар шәһәрдән читкәрәк китеп тору турында уйлана. Майда көтелә торган озын ялларга оештырылган Төркия һәм башка җылы якларга туристик юлламалар белән кызыксынучылар арта.

Мисырдагы чуалышлардан соң беренче тапкыр, бөтен Русия белән бергә, Татарстан туристлары өчен дә Кызыл диңгезгә юллар ачылды. Казан һава аланы Хургада һәм Шарм әш-Шәйхкә очышлар башлануы турында хәбәр итә.

Хургадага беренче очыш 12 апрельдә булыр дип көтелә, Шарм әш-Шәйхкә очкыч 25 апрельдә күтәрелер дип планлаштырыла. Чартер очышлар гадәттәгечә ял итәргә теләүчеләрдән торган зур төркемнәр туплангач оештырыла.

Инде 3 ширкәт Кызыл диңгезгә очкычларын җибәрү турында гариза биргән, дип хәбәр итте Казан һава аланының матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG