Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары Камчат ягына да барып җитте


Татар артистлары концертларны оештыручылар белән
Татар артистлары концертларны оештыручылар белән

Себер ягы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә гастрольләр белән чыккан җырчы Марсилия, үзенең иҗатташ дуслары белән шушы көннәрдә генә Омскида тукталып, концерт куеп китте. Концерт тәмамланганнан соң, артистлар белән очрашып, узган юллар һәм булган очрашулар турында әңгәмә кору мөмкинлеге туды.

Татарстан һәм Башкортстан якларында татар концертларына беркайчан да кытлык булмады. Идел буе, Урал һәм Себер ягында яшәүче милләттәшләребез дә озак вакытлар татар сәнгатеннән аерылып тормады. Сирәк булса да, татарлар тупланып яшәгән шәһәрләрдә һәм авыл-районнарда аерым артистларның яки иҗат төркемнәренең концертлары булып тора.

Ә инде меңләгән чакрым араны узып, ерак Себер һәм шәрык якларына барып җитүче һәм халкыбызга җыр-моңыбызны җиткерүчеләр бармак белән генә санарлык. Андыйларны шундый ерак юлларга чыгарга, төрле авырлыклар кичәргә нәрсә мәҗбүр итә? Акча эшләү теләгеме, халыкка хезмәт күрсәтүме, яңа җирләр күрүме, яңа тамашачы эзләүме, әллә башка төрле теләкме?

Бу сорауны агымдагы елның февраль-март айларында Себернең иң ерак төбәкләренә, хәтта Камчат якларына кадәр барып җиткән җырчы Марсилия һәм аның иҗатташ дуслары алдында кую мөмкинлеге туды.

Гастрольләр оештыручы Ришат Йосыпов

Ришат Йосыпов тамашачылар арасында
Беренче әңгәмәдәшебез – Себер якларында еш кына төрле артистларның гастрольләрен оештыручы артист, нәфис сүз остасы Ришат Йосыпов. Татар эстрадасына ул узган гасырның 80нче елларында аяк баскан. Габдулла Рәхимкулов, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчыларның, “Казан кызы” төркеменең концертларын оештырган. Үзе дә концертларда конферансье буларак чыгыш ясаган.

Себер якларында ул беренче мәртәбә 1986 елда булган. Казан дәүләт университетында укыган вакытта фольклор экспедиция төркемендә Красноярски краена килгән булган

“Шуннан бирле мин ел саен нинди дә булса артистлар төркеме белән Себер якларына чыга башладым,” ди Ришат.

Марсилия: “Җыр минем яшәү рәвешем”

Инде Марсилия белән якынрак танышыйк. Дөреслектә Марсилия дигән исем юк. Марсилия – Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Лена Буханованың тәхәллүсе.

“Минем әтием татар, әнием рус милләтеннән. Исемемне дә әнием куйган булырга ошый. Елена рус исеме бит. Ә мин татар кызы. Минем татар исемен йөртәсем килде. Шуңа күрә мәрхүм әтиемнең исемен – Марсель дигән исемен үземә тәхәллүс итеп алдым. Бу исемемне яратам, ул минем тормышыма, яшәешемә көч бирә,” ди Марсилия.

Җырчы Марсилия
Ул кечкенәдән татарлар арасында үскән. Ике яшь ярымда аны Татарстанның Кукмара районы Кәркәвеч авылында яшәүче әбисе тәрбиясенә биргәннәр. Татар әбисе кызчыкны чын татар кызы итеп үстергән. Татар җырларына, моңнарына да мәхәббәт нәни чагыннан тәрбияләнгән. Татарча камил сөйләшергә өйрәнү теләге аны югары уку йортына алып барган. Хәзерге көндә Марсилия Чаллы шәһәренең педагогия университетының филология бүлегендә укый. “Олыгайган көнемдә студент булдым”, дип шаярырга ярата ул.

“Концертлар белән кайсы шәһәрләрдә буласыз? Казанда чыгыш ясаганыгыз бармы?”, дигән сорауга Марсилия: “Казанда аерым концертымны куйганым булмады. Чаллыда быел эшли башлавымның 10 еллыгын оештырдым. Күп дусларым катнашты. Бик матур узды”, дип сөйләде. Аннары ул 2004 елдан бирле Ришат Йосыпов белән эшләвен әйтте. Зур булмаган төркем белән алар Себер ягы шәһәрләрендә йөри башлаганнар. “Менә быел Камчатка кадәр барып җиттек”, ди Марсилия.

“Шундый ерак, авыр юлларга чыгарга сезгә нәрсә этәргеч бирә?” дигән сорауга Марсилия, бер дә уйлап тормыйча: “Халкыма татар моңнарын җиткерү”, дип җавап бирде.

Ирек Ногманов: “Чукыт татарлары татар моңнарына сусаган”

Марсилия һәм Ришат Йосыпов белән бергә быелгы гастрольләргә тагын бер җырчы – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ирек Ногманов та чыккан иде. Ул Уфа шәһәрендә “Моң” студиясендә эшли, җырчыларның CD, DVD дискларын чыгару белән шөгыльләнә.

Җырчы Ирек Ногманов
Юлда очраган авырлыкларга карамастан, Ирек Ногманов та Ерак Көнчыгышка кадәр барып җитүенә бик канәгать. “20 елдан артык татар артистлары булмаса да, андагы халык татар җырларын, моңнарын онытмаган. Шунысы мине аеруча сөендерде.Мондый ерак сәфәрләрнең матди чыгымнары да бик күп. Безгә бернинди ташламалар да юк. Камчатка очкыч белән генә барып җитеп була, билетлары бик кыйммәт. Шул кадәрле ерак җирләргә барып, акча эшләп кайтырмын дигән өмет юк,” ди Ирек.
XS
SM
MD
LG