Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия оппозициясе сугышны туктату шартларын игълан итте


Либия гыйсьянчылары Каддафи үз көчләрен Мисрата каласыннан чыгарса көч куллануны бәрелешләрне туктату ихтималы турында белдерде.

Оппозициянең Бингази каласындагы вәкиле Мостафа Габдел-Җәлил бу хакта БМО вәкиле белән очрашканнан соң белдерде.

“Каддафи гаскәрләре Либия шәһәрләреннән чыгып китеп халыкка иреклеккә юл ачарга тиеш”, диде оппозиция вәкиле.

Каддафи көчләре һөҗүмнәре астында гыйсьянчылар диңгез яры буйлап кире көнчыгышка 160лап чакрым чигенде.
XS
SM
MD
LG