Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар факультетларын берләштерү дәвам итә


1 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе бүлегендә 7 кафедра булачагы билгеле булды.

"Шушы җиде кафедра арасыннан икесе татар әдәбиятыныкы булачак", дип әйтте Казан университеты әлегә татар филологиясе һәм тарихы факультетындагы әдәбият теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Таһир Гыйләҗев.

Ул мөдирлек иткән кафедра институтта башкача – татар әдәбияты тарихы кафедрасы дип аталачак. Аннан кала әдәбиятка караган тагын бер кафедра – XX-XXI гасыр әдәбияты тарихы һәм укыту методикасы кафедрасы дип аталачак.

Татар филологиясе бүлегендә тагын татар теленә караган 3 кафедра, информацион технологияләр кафдерасы һәм татар телен, әдәбиятын башка факультетларда укыту кафедрасы да булачак.

Гыйләҗев әлеге кафдераларның мөдирләре итеп бүгенгә кадәр Казан университетындагы кафедраларга җитәкчелек иткән галимнәр куелыр дип көтелүен дә әйтте.

Киләчәктә татар филологиясе факультеты булмаячак. Ул бүлек кенә дип аталачак. Моннан бер ай элек федераль университетның уставы кабул ителде. Анда институтлар эчендә факультетлар каралмаган, бүлекләр генә булырга тиеш диелгән.

Әлегә татар филологиясе бүлеге җитәкчесенең кем буласы әйтелми.

Рәдиф Җамалетдинов Филология һәм сәнгать институты мөдире булачак. Моңа кадәр ул Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты ректоры иде.

Җамалетдинов, кафедраларны тәгаенләүгә багышланган утырышта: "Татар теле һәм әдәбияты фәне үсеше өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылачак", дип әйткән.
XS
SM
MD
LG