Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Беренче апрель Русиядә көлке көне. Ләкин елдан-ел халыкны көлдерү авырлаша. Татарлар белән бәйле юмор мәйданы бик тар.

Барлык кешеләрне алдау традициясе XVI гасырда Франциядә барлыкка килгән. Ул вакытта анда яңа ел элек нәкъ беренче апрельдән санала башланган. Әмма 1564 елны патша Карл IX аны беренче гыйнварга күчерү турында фәрман чыгарган. Карар булуга карамастан, кайбер французлар аны кабул итмәгән һәм яңа елны яз көнне билгеләүне дәвам иткән. Халык көлеп бу көнне аларга бүләк биргән. Пасха вакытына туры килү сәбәпле, иң таралган бүләк балык булган дигән сүзләр йөри. Шуңа беренче апрель Франциядә - балык көне.

Ә менә башка илләрдә ул көлке көне буларак сакланып килә. Русиядә дә беренче апрельдә бер-береңне алдау, шаярту традициягә кергән. Әмма юмор осталары елдан-ел халыкны көлдерү авырлашуын әйтә. Шуларның берсе - Камил Кәримов татар көлдерү өлкәсендә «байрак күтәрә алмый», дип саный.

Аның сүзләренчә, татар күп әйберне Мәскәүдән күчерергә тырыша.

«Ниндидер мөстәкыйль сәхифәләр, телевидение каналлары ачу турында әйтәсе дә юк. Без барыбер азатлык яулаган дәүләт түгел, ә Русия составындагы республика. Татар дөньясы ул бит аквариумда кебек. Ә урыслар өчен мөмкинлекләр зур. Кайдадыр читкә чыгып чыгышлар ясарга була. Мисал өчен Балтыйк буе илләренә, Төмәнгә чыгып кит... Ә без мисал өчен Юрмалага барып татарча сөйли алмыйбыз. Ягъни барыр урын чикләнгән. Шуңа без һәр тамашачыны йөзеннән таныйбыз», ди ул.

Кәримов элек Русия халкының көр күңелле булуын һәм шуңа күбрәк елмаюын әйтә. Ә хәзер проблемнар арту сәбәпле аларның кәефе китте дип саный.

«Ул вакытта аз гына сәбәп булса да елмаеп-көлә идек. Чөнки бәяләр артуны белмәдек, фатирлар бушлай бирелде. Җитәкчене үзебез «эштән китәм» дип куркыта ала идек, ә хәзер халык проблемага уралган: эштән кумаслармы, пенсиягә кадәр эшли алырмынмы, хезмәт хакын кисмәсләрме дип борчылып яши. Шуңа аларны көлдерү авырлашканга, безнең эстрадабыз уйландыра торган түгел, ә җиңелрәк юмор әзерләргә тырыша», ди ул.

Кәримов фикеренчә, җиңел юмор ул иҗатка түгел, ә мәзәккә таянып бара. Һәм хәзер халыкка шундый юмор тәкъдим ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG