Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56
Милләтләребезнең, телләребезнең төрле булуына карамастан, без барыбыз да биредә тудык һәм Ватаныбыз дигән җирдә, гомумән, Русия даирәсендә ислам дине киләчәге мөселманнарны һич тә читтә калдыра алмый.

Соңгы айларда мөхтәсибләр, имамнар, гади мөселманнар күңелләрендә берникадәр авырлык һәм борчу бар. Элекке мөфти хәзрәтләренең урыныннан китүе, яңа кандидатлар күрсәтү һәм 13 апрельдә узачак корылтай мөселманнарның олысын да, кечесен дә гафил калдыра алмый.

Хәзер узган вакыйгалар һәм киләчәк эшләр турында киңкүләм фикерләшү, башкарганнарны бәяләү алып барыла. Мәчеттәме, мәҗлестәме һәм әлбәттә газет, телевидениедә, аеруча интернет сәхифәләрендәме – без кызу бәхәсләргә шаһит.

Кайбер шәхесләр Диния нәзарәте идарәсен куәтләргә, аны яклап чыгуга өнди, башкалары ачыктан-ачык пикет, митингка, буйсынмауга чакыра, һәм гадәттә ошбу чыгышлар сүгү, гаепләү, яла ягулар белән алып барыла. Бәгъзеләр Диния нәзарәтенең идарәче шәхесләренә хәтта гомерләренә, сәламәтлекләренә зарар салу, көч куллану белән дә яный. Монысы бик кызганыч.

Аллаһ тәгалә кешеләргә дөньяда матур яшәр өчен Коръәни кәрим аятьләре аша үзебезнең эшләребезгә дөрес бәя бирергә, әхлак вә үз-үзеңне тотышыңны тәртипләргә чакыра. Ләкин интернет сәхифәсендә барган әңгәмәләрне, мәкаләләрне укыганда мөселманнар күбрәк Аллаһ сүзен беренче чиратта дин кардәшен тәнкыйтьләргә, аңа “акыл өйрәтергә” өйрәнә дигән хис туа. Әйткәнемчә, ошбу язмалар күп вакытта сүгү, әхлаксыз тәнкыйть һәм көч куллану, янау белан алып барыла. Соң Аллаһ дине һәм пәйгамбәребез безне шушы эшкә чакырамы?! Биктә шикле.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе – мөфтине сайлау корылтаена күп вакыт калмады. Төп кандидатлар билгеләнде. Нинди шәхес безне җитәкләр икән? Татарстан җирендә ислам байрагын күтәреп чыгучы кем булыр? Җавап мәгълүм һәм ачык. Сорауга пәйгамбәребез чорында ук җавап бирелгән: “Патшаларыгыз үзегезгә карата булыр”. Мугаз ибн Җәбәл әйткән: ”Мөселманнарның патшасы Аллаһ тәгаләнең рөхсәте белән куела, кем патшаны сүгә, шул Аллаһ тәгаләнең әмерен сүккән булыр!” (Әбү Амр ад-Дани “әль-Фитән” 1/404).

Динне ихластан кайгыртуны, әлбәттә, беренче чиратта үзебездән башлау кирәктер, рухыбызны, әхлак гамәлләребезне төзек кылу, вакытыбызның күбрәк өлешен динебезгә багышлау зарур булып тора. Һәм һичшиксез – җитәкчеләребезнең гаепләре, җитешсезлекләре турында кычкырып йөрү килешми. Шәех Абдур-Рахман ас-Сәгъди әйткән: “Кешеләр мөселман рәисләренең гаепләре турында сөйләшүдән вә аларны сүгүдән тыелырга тиеш. Киресенчә, Аллаһ хуҗаларны хаклыкта ныгыту турында кешеләрнең догада булуы күркәм. Чынлыкта мөселман җитәкчеләрен сүгүдә, гомумән, җәмгыятебезгә һәм аерым шәхесләргә зур хәтәрлек вә зарар бар.

Ә инде кемдә кем чын файда китерәм дисә, Аллаһ тәгалә сүзенә иярсен: “Кем патшага нәсихәт бирәсе килсә, фаш итеп кылмасын, аны яшерен бирсен.” (Әхмәд 3/403, Ибн Абу Асым 1097). Һәм бу интернет битләреннән кушамат астында язган нәсихәт турында әйтелми, җәмәгать. Киресенчә, йөзгә йөз карап яки кимендә ябык хат аша киңәшеңне җиткезү дөрес булыр.

Мөфти Госман хәзрәтләренең китүе Татарстан мөселманнары өчен бер зур сынау булды. Бердәмлек, мөселман кардәшлеге сыйфатларын киләчәктә дә саклап кала алырбызмы? Әллә инде Диния нәзарәтен хөрмәтле Госман хәзрәтебез җитәкләгән вакытта гына без бердәм була алдыкмы? Без теләгәнчә булмаганда, башкалар фикере безгә туры килмәгәндә тиз генә тирә-якка таралышырга әзер мәллә без?

Минем фикеремчә, Илдус хәзрәт Фәизнең билгеләнгән өч кандидаттан Татарстан Диния нәзарәтен җитәкләргә тулы хакы һәм өстенлеге бар. Шиксез, Илдус хәзрәтнең мөфти булуыннан канәгатьсезләр дә табылачак. Мондый хәлне без Госман хәзрәт вакытында да күргән идек. Госман хәзрәт мөфтилек вазифасына баскач, аңа карата күпме тәнкыйть, пычрак атулар булып торды.

Хәзер дә менә шул хәлләр күз алдында. Тик бөтенесенә дә ярап булмый. Эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый, җәмәгать! Бу мәгълүм. Без киләчәк җитәкчебез өчен догада булырга тиешбез. Аңа иман куәте вә ихласлык, гаделлек һәм, әлбәттә, ислам динен күтәрүдә тырышлык теләп калырга тиешбез.

Исмәгыйль Биккинин
Баулы районы имам-мөхтәсибе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG