Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев төбәкләрдә эчке эшләр министрлары җитәкчеләрен алмаштырды


Русия президенты Дмитрий Медведев җиде төбәктә эчке эшләр оешмаларына яңа җитәкчеләр билгеләде.

Кремльнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Сахалин, Пенза, Самар, Әстерхан өлкәләре, Коми, Бурят республикалары һәм Чукот автоном округында яңа эчке эшләр министрлары расланды.

Шулай ук Русия тикшерү комитеты башлыгы урынбасары итеп юстиция генерал-лейтенант Александр Сорочкин куелды.

Алдагы көнне Медведев Мәскәү шәһәре һәм башка төбәкләрдә берничә түрәне алмаштырган иде.
XS
SM
MD
LG