Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:43

Азәрбайҗан башкаласында полиция оппозицияне куып таратты


Азәрбайҗан башкаласында полиция шәһәр үзәгендә митинг уздырырга теләгән бер төркем оппозицияне куып таратты. Ун кешенең тоткарлануы әйтелә.

Барлыгы оппозиция фиркаләреннән 50гә якын кеше Бакыда Фонтанов мәйданына якынлашканда полиция тарафыннан туктатылган.

“Мусават” партиясе җитәкчелегендә оппозиция парламентны тарату һәм яңа сайлау уздыруны таләп итеп пикет үткәрүне планлаштырган булган. Алар демократик реформалар булдыру, сәяси тоткыннарны азат итү һәм коррупциягә каршы көрәшүне истә тота.

XS
SM
MD
LG