Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алассан Уаттара аны яклаучы көчләрнең Дукуэда кешеләр үтерүен кире кага


Кот-д Ивуаредагы узган елгы президент сайлавында БМО тарафыннан җиңүче дип танылган Алассан Уаттара аны яклаучы көчләрнең Дукуэ шәһәрендә 800гә якын кешенең үтерүенә катнашлыгы булуын кире кага.

Элегрәк Кызыл Хач халыкара комитеты хезмәткәрләре бу атнада Уаттара тарафдарлары хәрби көчләре кергән Дукуэ шәһәрендәге бәрелештә йөзләрчә кешенең үлеме турында хәбәрләре булуын белдерде.

Уаттара сүзләренчә, бу канкоешны хакимиятне бирүдән баш тартучы аның көндәше Лоран Гбагбо көчләре оештырган булырга мөмкин. Соңгы вакыйгалар сәбәпле, Дукуэга БМО көчләре кертелгән.

Оппозиция хәзер барлык Кот-д Ивуарны үз контролендә тота. Җомгадан бирле илнең Абиджане шәһәрендә көчле бәрелешләр бара.
XS
SM
MD
LG