Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә яңа хөкүмәт төзелә


Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад

Сүрия президенты Бәшәр Әсад Адел Сәфәрга яңа хөкүмәт төзергә кушты. Бу хакта Сүриянең дәүләт телевидениесе хәбәр итте.

Адел Сәфәр таратылган хөкүмәттә авыл хуҗалыгы министры булып эшләде. Илдәге каршылык чараларына чыкканнар таләбенә җавап итеп Әсад узган атнада хөкүмәтне тараткан иде.

Оппозициядәгеләр Сүриягә 11 ел җитәкчелек иткән Әсадның президентлыктан китүен тели.
XS
SM
MD
LG