Accessibility links

Кайнар хәбәр

Информатикадан “бишле” – татар теленнән “икеле”


Рамил Мөхетдинов
Рамил Мөхетдинов

Татарстан электронлашу, мәгълүматлаштыру нисбәтеннән илебездә иң алдынгы төбәк санала. Читтән килгән кунакларга электрон Татарстанны күрсәтеп, IT-паркларга экскурсия ясап шаккатыралар. Әмма электронлашкан хезмәтләр, программалар, терминаллар арасында бер генә татар сүзе дә юк.


Татарча интерфейсны эзләп тә торма! Бу ни өчен шулай? Әллә электрон машиналарны татарча сөйләшергә өйрәтү программистлар башкара алмаслык авыр хезмәтме? Бу турыда программист егет Рамил Мөхетдиновтан сорашырга булдык. Рамил дәүләт оешмаларына программалар язу белән шөгыльләнүче “БАРС груп” дигән оешмада эшли.

Рамил, Татарстанга кунаклар, зур түрәләр килгәндә һәрвакыт Татарстанны электрон яктан мактыйлар, мәгълүматлаштыру ягыннан бәялиләр. Имеш, без иң алга киткән төбәк. Син шушы өлкәдә кайныйсың. Бу чыннан да шулаймы?

Әйе. Татарстан – бу юнәлештә бик алга киткән төбәк. Бездә беренче IT-парк төзелде. Россиядә мондый парклар әлегә бөтенләй юк. Мәскәүдә тиздән төзеләчәк, ә Татарстанда тагын берне булдырырга уйлыйлар. Мин IT-паркта “БАРС груп” компаниясендә эшлим. Безнең компания иң алга киткән IT-паркларның берсе. Татарстан өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә программалар язабыз.

Җитәкчеләрне тыңлап карасаң, алар ике сүзнең берендә IT-парк дигән сүзне куллана, моның белән мактана. Бу күз буяу, эш күрсәтү генә түгелме? IT-парк биналары эчендә югары технологияләр белән эш чыннан да актив алып барыламы?

Әйе. Чөнки Татарстан сәясәтчеләре өчен республиканың, Казанның алга китүе кирәк. IT-парк хезмәткәрләре бар көчләрен биреп эшли. Аларның үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда бик күп зур компанияләр урнашкан. Мәсәлән, ICL компаниясе.

Төгәлрәк әйткәндә, сезнең эш юнәлеше нидән гыйбарәт? Халыкта нинди хезмәтләргә ихтыяҗ зур хәзер?

Безнең компаниянең төп максаты – Татарстандагы күп кенә көнкүреш хезмәтләрен җиңелләштерү. Кеше үз урынында гына утырып – авылларда, Чаллыда, Әлмәттә булган килеш – Казан белән мәгълүмат алмашу өчен шартлар тудырырга тырышабыз.

Мисаллар китерә аласыңмы? Штраф түләүме, теркәү узумы ул? Иң популяры нәрсә хәзер?

Штраф түләүгә безнең программалар юк. Безнең программалар башка өлкәгә кагыла. Мәсәлән, Мәдәният министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы өчен күп кенә программалар язабыз. Бу программалар авыллар, шәһәрләр арасында мизгел эчендә мәгълүмат алмашырга булыша. Шул ук вакытта безнең компания башка дәүләт секторларында да катнаша.

Яңа гына мәктәпләрдә электрон көндәлекләр кертә башладылар. Моның белән дә безнең компания шөгыльләнә. Без сәламәтлек саклау өлкәсендә, хастаханәләр өчен дә күп кенә программалар язабыз. Алар күп кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә. Татарстан, шулай итеп, үз йөзен тәкъдим итә.

Ә менә мин телевизордан яңалыклар карыйм: кайдадыр ниндидер югары технологияләр җайга салынган дип күрсәтәләр. Мәсәлән, сырхауханәдә. Ә үзем сырхауханәгә барсам, анда боларның берсе дә юк. Күп очракта бу күз буяуга, ниндидер презентация максатларына гына кайтып кала кебек.

Минемчә, монда эш башкада. Проблема сырхауханәдә, мәктәптә эшләүче кешеләр яңалыкларга әзер булмаганнан килеп чыга. Алар ничек кулланасын аңлап җиткерми. Шунысы мөһим – алга китеш бар, берничә елдан бар белгечләр дә программаларны кулланырга өйрәнеп бетәчәк. Киләчәктә бу процесс бар көченә эшләп китәр, дип уйлыйм.

Мәктәпләрдә электрон көндәлек турында сүз булды. Бик кызык: аның эчтәлеге нидән гыйбарәт, нинди система ул?


Интернетта укучы көндәлегенең күчермәсе ясала. Укытучылар интернетка кереп, укучының билгеләрен электрон көндәлеккә куя. Барлык укытучыларның да ноутбуклары бар, мәктәпләрдә интернет белән проблема юк диярлек. Бу эш әти-әниләр балаларын контрольдә тотсын өчен эшләнгән.

Күп кенә балалар әти-әниләрен алдый, дөрес мәгълүматны яшерә. Үзебез дә яшь чакта шулай эшли идек. Электрон көндәлек – балаларның гомуми үсеше өчен эшләнгән әйбер ул.

Болай итеп балалар каләм белән кәгазьгә язуны онытмаслар микән соң? Программистның кулына каләм тоттырсаң, бармаклары калтырый башлый бит. Алар күптән язуны оныткан. Син дә шулаймы? Ә балалар?

Кул белән язарга яратмыйм, анысы дөрес инде. Күбесенчә укытучылардан тора. Укытучылар балаларны кул белән, күбрәк дәфтәрләрдә язарга өйрәтсәләр, проблема килеп чыкмас, дип уйлыйм. Минемчә, мондый үзгәрешләр котылгысыз. Әкренләп без информацион гасырга керәбез.

Киләчәктә кул белән язу түгел, ә электрон аралашу беренче планга чыгар. Чит илләрдә моның белән очраштылар инде. Балалар кул белән язмыйча, телефоннар, смартфоннар кулланып, язу күнекмәләрен оныталар. Ләкин барыбер шунсыз булмый инде.

Чит ил дигәннән, югары технологияләр өлкәсендәге күп кенә ачышлар, җиһазлар барысы да шуннан килә. iPad, iPhoneнарны да Саба, Питрәчтә ясамыйлар. Сез дә үз эшегездә көнбатышка йөз тотасызмы?


Әйе, Татарстанда, Русиядә күп кенә компанияләр чит илгә карап эшли. Ләкин үзебезнең компания турында алай дип әйтмәс идем. Без бар продукцияне Русия, Татарстан халкына ясыйбыз. Шуңа күрә безнең программаларда чит ил сүзләре очрамый.

Программа кодындагы бар әйберне дә русча язабыз. Бу, бер яктан, дөрес тә түгел. Ләкин безгә шулай уңайлы, яңа килгән хезмәткәрләр эшкә, безнең программаларга бик тиз төшенә. Кулланучылар өчен дә бу бик җайлы.

Минем бер программист дустым бар. Аның нинди дә булса эшкә алынганда беренче уе: “Көнбатышта бар микән мондый проект?” Әгәр булса, димәк, ул бездә дә үсеш алачак. Әгәр ул анда барып чыкмаган икән, димәк, бездә дә көтәсе юк. Көнбатыш аның өчен лакмус кәгазе сыман. Аларда һәм бездә нинди дә булса аермалык бар микән, ничек уйлыйсың?

Аерма бар, әлбәттә. Чит илләр информацион үсешне бездән алданрак башладылар. Алар җайлашканрак, аларда үсеш өчен шартларны дәүләт тудыра. Бездә бу эшләр яңа гына башланды әле. Бездәге программалар чит илләрдә бар инде.

Шул ук вакытта проблема туа: чит ил программалары бик кыйбат тора. Безнең кулланучылар өчен аларны тәрҗемә итәргә кирәк. Шул ук вакытта безнең илдә, аеруча Татарстанда, информацион үсеш өчен күп әйберләр эшләнә.

Әңгәмәбезнең иң авыр соравына килеп җиттек. Бер җирдә татар атамалары юк дип борчылабыз. Кибет өстендә язу бары тик рус телендә, татарча булса да – хата тулы. Хәзер инде шушы электронлаштыру чаралары, терминаллар, күпсанлы хезмәт күрсәтү дә бары тик рус телендә генә. Татарча интерфейс юк. Үзең үк әйтеп торасың: болар барысы да үзебезнең Татарстанда эшләнгән, Америкадан килгән нәрсәләр түгел. Ни өчен татарга йөз белән борылу юк, синеңчә?

Бар эш – акчада, дип уйлыйм. Татарстанга гына карап эшләсәк, калган төбәкләрдә бу программаларны сату бик катлаулы булачак. Шуңа күрә, бар программалар да рус телендә ясала. Тагын бер проблема – Татарстанда да күп кенә кешеләр татарча сөйләшә белми, татар телен аңламый. Минемчә, бу – республикабызның хатасы да. Татар теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми.

Сез, программистлар, шактый хыялый кешеләр. Алга таба нинди тузга язмаган хыяллар чынга ашар икән? Мәсәлән, элек кәрәзле элемтә, интернет турында уйларга да курка идек бит.

Мин үз хыялларымны ачсам, аны берәрсе гамәлгә ашырырга мөмкин бит. Шуңа күрә әйтмим. Безнең өлкәдә нәкъ менә идеяләр уйлап чыгару – төп проблема. Моның өчен бик зур акчалар сарыф итәләр. Тагын бер яңалык: бүген күп кенә компьютерлардан чиктән тыш егәрлек таләп ителә. Шуңа күрә квантлы компьютерлар, нейронлы челтәрләр килеп чыга.

* * *

Без, урамдагы кибетләр, игъланнарны татарча хаталы язганга, әрнеп йөрибез тагын. Аларның әле татарча булганына шатланырга кирәк икән. Чөнки күп кенә атамаларның татарча вариантлары бөтенләй юк. “Билайн”, “Яндекс” кебек дәүләти булмаган оешмалар үз хезмәтләрендә татарга йөз тотканда, дәүләт тарафыннан башкарылган шактый зур һәм мактаулы проектлар татар телен урап уза. Бу – әлбәттә, бүгенге әңгәмәдәшебез башкарасы эш түгел. Аның эше – программа төзү. Ә дәүләт органнары тарафыннан мондый мөнәсәбәт, ким дигәндә, аптырашта калдыра.
XS
SM
MD
LG