Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Сембер өлкәсендә исерек адәм дәүләт символын мәсхәрәләгән. Сура районы милициясе бу адәмгә җинаять эше ачкан.

“Александр азат итүче” исеме белән тарихка кереп калган патша һәйкәле – Сембер губернасының Сура өязе җирендә 1917 елга кадәр җирле халык өчен ирек символы булып торган. Авыл халкын “крепостное право” коллыгыннан коткарган Александр патшага “азат итүче” исеме юкка гына бирелмәгән.

Дөрес, бу коткаруга каршы да баш күтәрүләр булмаган түгел, булган. Һәрхәлдә, бүгенге өлкән буынның мәктәп чорларында 1861 елның 19 февралендә игълан ителгән реформа турында уңай сүз әйтмичә, аңа каршы баш күтәрүләр турында күбрәк сөйлиләр иде.

Шунлыктандыр да инде, Октябрь түнтәрелешен оештыручылар өчен мондый һәйкәл тамакка утырган сөяктәй булгандыр – җимергәннәр. Зигзаг рәвешендәге Русия сәясәтенең бүгенге юнәлеше аркасында, “Александр азат итүче” һәйкәле быел янә нәкъ 19 февральдә торгызылды. Һәйкәл ачу тантанасында байтак халык җыелган иде. Шул исәптән, Шәүкәт Богданов чакыруы буенча Болгариядән үк килгән кунаклар да. Аларның да тантанада катнашуы Дунай Болгарстанының бәйсезлек яулавында нәкъ шул патшаның хезмәте зур булуы белән нигезләнә икән.

Бүгенге чорда һәйкәлләрнең яңгырдан соңгы гөмбәдәй үрчүен искә алсаң, бу һәйкәл турында сүз кузгатмаска да булыр иде дә – сәбәбе табылды.

Шушы арада бер исерек адәм, кулына балта тотып, үзен рәнҗеткән танышы белән мөнәсәбәтләр ачыкларга була. Ләкин юлда очраган һәйкәлдән үчен алып, канәгать кала.

Хәер, һәйкәлнең үзенә әллә ни зарар китерә алмаган: биек басып торган һәйкәлгә буе җитмәгән. Императорны дәүләт символы – каракош коткарган. Исерек адәм дәүләт гербындагы ике башлы мутант каракошның бер башын балта белән кисеп төшергән.

Сура районы милициясе җинаять эше ачкан. Җинаятьчегә мондый гамәлләре өчен каракошның җиз башын кайтарып бирүенә карамастан, 200 меңлек штраф яки ике ел төрмә җәзасы каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG