Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Татарстан мөфтиен сайлауга әзерлек барганда, татар-мөселман өммәтендә нинди вазгыять күзәтелә? Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз традицион ислам кысаларында татар милләтен саклап калу мөмкин дип саный.


Римзил Вәли. Әссәламегаләйкүм! Бу әңгәмәбездә ислам дине, Татарстан мөселманнары турында сүз барыр. 13 апрельдә Татарстан мөселманнары үзләренең корылтайларында яңа мөфти сайлаячак. Бу вакыйга күптән көтелде. Мөселман өммәтендә бүген нинди вазгыять күзәтелә? Шул уңайдан “Азатлык” радиосының аналитик әңгәмәсенә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизне чакырдык.

Илдус хәзрәт, сезне 2010 елның февралендә мөфтинең беренче урынбасары итеп сайладылар. Аннан соң булган вакыйгаларны ничек бәялисез? Татарстан мөфтиятендә нинди хәл күзәтелә?

Илдус Фәиз. Дин кешене чисталыкка чакыра. Ул аның күңелен тәрбияли, рухын үстерә. Аллаһның рәхмәте: бүгенге вазгыять бик кызыклы. Аллаһ Тәгалә: мин чисталыкны пычраклыктан аерам, караңгылыкны, наданлыкны яктылыктан, мәгърифәтлектән аерам, мин – сезне бу дөньяга китерүче, дип әйтә.

Безнең Татарстаныбыз бар, ул – милләтнең мәгънәви яктан әйткәндә, бер кыйбласы. Кыйбла – ул үзенә күрә берләштерә торган бер максатка карау, бер юнәлешкә бару һәм шунда омтылу. Кыйбласыз кеше – ул максатсыз, киләчәксез кеше. Без үзебезнең кыйблабызны билгелибез.

Римзил Вәли. Илдус хәзрәт, соңгы айларда Татарстанда ислам дине, мөфтият, имамнар, мәчетләр арасында кызу бәхәсләр, сөйләшүләрнең сәбәбе нәрсәдә? Әллә кыйбланы югалта башладыкмы? Ни сәбәпле Татарстанда мөфтият, мөселман, мәчетләр тирәсендә хәлләр куерып китте?

Илдус Фәиз. Тарихи яңа чорга килеп җиттек. Аллаһы Тәгалә дөньяны бик кызу бара торган иттереп булдырган. Бәлки, без тормышыбызны элекке үлчәмнәр белән үлчибездер. Бәлки, элекке ысуллар белән барырга тырышабыздыр. Ләкин дөнья үзгәрә. Дөнья үзгәрү белән бергә кешенең тормышка карашы да үзгәрә. Дин, әлбәттә, үзгәрми. Кешеләргә динне җиткерү, аңлату һәм җәмгыятьтә дини булу, шәригатьнең кануннарыннан чыкмыйча яшәү – ул дөньяга бәйле була. Чөнки без кануннардан чыкмыйча, шушы дөньяда яшибез бит.

Римзил Вәли.
Ә Согүд Гарәбстанында дин тоту, шәригатьне үтәү һәм Русиядә, Татарстанда, Казандагы мөселман тормышының аермасы бар бит. Кай арада бу тирәдә бәхәсләр килеп чыга. Шул аерманы, үзенчәлекне ничек итеп аңлатыр идегез?

Илдус Фәиз. Яңа бер чорга күчтек. Хәзер яңача тормышта үзебезне дини итеп саклау, милләтебезне саклау мәсьәләсе күз алдына басты. Бүген ике лагерь, ике капма-каршы булган нәрсә бәрелештә: тарихи – сөннәт юлы белән, пәйгамбәребез юлы белән бара торган ислам һәм шуңа каршылык күрсәткән, шуңа каршы чыккан икенче лагерь. Бу, гомумән, дөньяда бар.

Илдус Фәиз
Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: сезне милләт, кабиләләр һәм халыклар итеп яраттык. Ни өчен? Сез төрле-төрле булганда, бер-берегезгә карап, бер-берегездән гыйбрәт алып, бер-берегездән үрнәк алып яшәр өчен. Ә бүген шуңа капма-каршы чыккан кешеләр, ягъни безне интернациональ булырга, бөтенләй урта гасырдагы юнәлеш белән барырга чакыралар, урта гасырга да туры килмидер. Бәлки, кешенең гыйлеме аз булу сәбәпле шундый вазгыять туды.

Татар халкын биш йөз ел буе ничек кенә изсәләр дә, мөселман булып сакланыр өчен зур тырышлык куйган. Бернәрсә аркасында гына саклап калганнар – пәйгамбәребез юлыннан тайпылмаганнар, ягъни тарихи исламга ябышканнар.

Тарихи ислам юридик, хокукый мәктәпләр белән бәйле. XVIII гасырда Хәрәзм мәктәбе барлыкка килә. Шуннан башлап безнең бабаларыбыз шуңа тотынып килгән. Җәмгыятьтә яшәгән вакытта шушы җәмгыять белән бергә тормышны алып бару кирәклеген күрсәтә ул.

Каян беләбез без моны? Каян карый алабыз дигәндә, үзебезнең тарихыбызны карарга кирәк, аны өйрәнергә кирәк. Тарих белән кызыксынган кеше һичшиксез дингә килә. Дин белән шөгыльләнгән кеше тарихны өйрәнә башлый. Ә татарларда бигрәк тә дин белән милләт тарихы бер-берсе белән бәйләнгән, монысы милли гореф-гадәт, монысы дини гореф-гадәт дип аерып булмый. Бүгенге көндә дини гадәтләр татар халкының гореф-гадәтләренә кергән.

Римзил Вәли.
Ислам фәлсәфәсе, мөселман, татар тарихы турында бу әңгәмә даими да булса, яхшы. Әмма корылтайга сайлауга ике атна кала. Матбугатта, интернетта бик күп сораулар җыелды. Саша, мөселманнарны нинди практик гамәлләр кызыксындыра?

Саша Долгов. Мөфти сайлавына ике атна калып бара. Ул 13 апрель көнне Камал театрында узачак. Шунысы күзгә ташлана, Татарстанда мөфти сайлауга президент сайлавына караганда киеренкерәк әзерләнәләр. Дөрес, хәзер бездә президент сайлаулары юк. Узган ел дүртенче корылтайда Госман хәзрәт Исхакыйны сайлаганнар иде. Бер елдан соң ул үз вазифасыннан үз теләге белән китте. Дәүләт килеп туган каршылыкларны ничек хәл итүне аңламый. Административ ресурс ярдәмендә генә моны хәл итеп була дигән карашлар бар.
Саша Долгов



Узган ел Госман Исхакый мөфти булып сайланмас дип фаразлаган иде. Әгәр дә былтыр дәүләт үзенә ошаган кешене куйган булса, мондый киеренкелек килеп чыкмас һәм динчеләрнең дәрәҗәсе дә төшмәгән булыр иде. Чөнки хәзер халык арасында динчеләрнең дәрәҗәсе төште.

Мөфтилеккә өч кандидат чыгардылар: Илдус Фәиз, Камил Бикчәнтәй, Габделхәмит Зиннәтуллин. Бер яктан караганда, барысы да билгеле кебек, Илдус хәзрәт Фәизне мөфти итеп сайларлар. Дин, милләт сәясәтендә дәүләт динне үстерү ягында түгел, ә динне күбрәк контрольдә тоту ягында тора.

Римзил Вәли. Хәзрәтне дәүләт куярга тели дигән фикер яңгырый. Дөресме ул, юкмы? Әллә башка формулага килергә буламы? Әллә чыннан да дәүләт куямы? Куйса, нигә приказ чыкмый?

Илдус Фәиз.
Киеренкелек мәсьәләсенә килгәндә, 1992 елда киеренкелек булмадымы? 1998 елда мондый киеренкелек булмадымы? Алтынга ничек кенә нәҗес сыласаң да, алтынга ул барыбер ябышмый. Рухани кешеләрне, муллаларны ничек кенә пычратырга теләсәләр дә, аларның дәрәҗәсе барыбер төшмәячәк.

Аларны Аллаһы Тәгалә аерым бер имамнар иттереп, руханилар иттереп билгеләгән. Араларында төрлесе тегендә-монда кычкыралар икән, анысы аларның фикерләре. Аларның фикерләрен әйтергә мөмкинлекләре бар.

Бер генә нәрсә бар: дини кеше булгач, урамга кычкырып түгел, ә күзгә-күз карап бер-берсе белән аңлашырга тиеш. Бүген нинди генә акыру-бакырулар булса да, ул кешеләрнең күзгә-күз сөйләшеп, әйдәгез әле җәмәгатьчелекне көлдермик, бергәләп сөйләшеп, уртак фикергә килик дигән тәкъдимнәре булмады.

Дин һәм дәүләт мәсьәләсенә килгәндә, әгәр дә дәүләт үзе генә куя торган булса, әгәр дә хөкүмәт шуны билгели торган булса, бу корылтайларның кирәге булмас иде. Бүгенге көндә бездә демократия бит инде. Шулай да бик сирәк регионнарда халык корылтайга җыелып, мөфти сайлауларда катнаша.

Кайбер Диния нәзарәтләрен карасак, бу мәсьәлә, әлбәттә, юк. Татарстанда, үзенә күрә, бер демократия, шушы демократиянең күренеше – Диния нәзарәтенең берләшеп, бөтен имамнарны җыеп, корылтай үткәрүе. Дәүләт контрольдә тота, дисез. Ә кайда хәзер контроль юк?

Согүд Гарәбстанын алыйк. Бөтен мәчетләрдә дә бер тәртип. Бөтенесе бер идарәгә буйсынган. Бөтенесе бертөрле намаз алып бара. Бөтенесе бертөрле вәгазь сөйли. Бөтенесе дәүләттә җәмгыятьнең тотрыклыгын, тынычлыгын саклап калырга тырыша.

Бөтенесе бер тәртиптә булырга тиеш. Борын-борыннан килгән бер читкә дә тайпылмаган, шәригать кануннарын бозмый торган юнәлешебез бар. Нишләп шуңа ябышып, халыкка хас булган традицион юл белән динне кешеләргә матур итеп, күркәм итеп җиткермәскә? Әгәр дә дәүләт читтә тора икән, анархия була.

Римзил Вәли
Бүгенге көндә мәчетләргә кереп, рәхәтләнеп гыйбадәт кылырга була. Мәдрәсәләргә дәүләт үзе лицензия, грантлар бирә. Әгәр дә дингә ярдәм китерә торган, җәмгыятебезгә тотрыклык, гражданлык килешүләрен булдыра торган мәсьәләләрне күтәрәсең икән, динне үстерәсең икән, рәхәтләнеп грант бирәләр. Бүгенге көндә шул бара да.

Өченчесе, киенергә телисеңме, хәләл ризык ашарга телисеңме, әле сиксәненче елларының ахырында Мәрҗани мәчетендә җыелып, сыер суябыз, кемгә ит кирәк дип әйткән кардәшләребез бар иде.

Хәләл ризык мәсьәләсе дә, укыту мәсьәләсе дә, кием мәсьәләсе дә, мәчетләр мәсьәләсе дә – кайсы җирдә дәүләт тыгылып, кая аяк чалганы бар? Киресенчә, бөтен яктан ярдәм итәргә тырыша. Контрольгә ала икән, бер тәртип булырга тиеш. Контрольгә алмаган аркасында Төньяк Кавказда сугыш чыкты.

Саша Долгов. Ул сугышны гел дингә кайтару дөрес түгел. Ләкин бер тенденция күренә башлады. Сез төрле җирләрдә буласыз. Терроризмнан, экстремизмнан сак булыйк дигән әйберләр ишетелә башлады.

Илдус Фәиз. Без ул мәсьәләне бөтенләй күтәрмибез. Чөнки безнең Татарстанда булган мөхтәсибәтләребез, дини идарәләребез, имамнарыбыз арасында андый сүз булырга мөмкин түгел. Экстремизмнан качыгыз, анда бармагыз дип әйтергә ярамый. Кеше көлдермичә, имамнар, руханилар булып калыйк, берләшик дип сөйлибез.

Мөхтәсибләргә айлык хезмәт хакы түләнә башлады. Ул 45 мөхтәсиб, 45 район. Ничә еллар шундый нәрсә булмады. Бәлки, киләчәктә имамнарга да шундый ярдәм күрсәтергәдер. Аларның да баласын укытасы килә бит.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG