Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида иң уңган татар егетен сайладылар


Бәйгедә катнашучы егетләр
Бәйгедә катнашучы егетләр

Омскида эшләп килүче татар милли-мәдәни мохтарияте узган ел татар кызлары арасында «Милләт кызы –2010» бәйгесе үткәргән иде. Быел егетләр арасында «Татар егете –2011» бәйгесе оештырылды.

Бу ике бәйгене дә тамаша кылган күпләр, бәйге бик кызыклы булды, егетләр кызларга караганда да матуррак чыгыш ясады, кыюлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр, дип егетләрне мактады.

“Мондый бәйгеләрне дәвам итәргә кирәк, яшьләрне җәлеп итәргә, татар мәдәниятенә тартырга кирәк дип саныйм. Тамашачылар арасында яшьләрнең күп булуы бик сөендерә”, ди урта яшьләрдәге ханым.

Кызлар җидәү иде

Кызларыбыз да, әлбәттә, шулай ук бик матур чыгыш ясаганнар иде. Алар чибәрлектә, уңганлык-булганлыкта, татар телен, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын, күренекле шәхесләрен белүдә көч сынаган иделәр. Бәйгедә катнашкан җиде кыз арасында мәртәбәле жюри тарафыннан «Милләт кызы» исеме 15 яшьлек Хәнифә Ханнановага бирелгән иде.

Егетләребез дә тел белүдә дә, уңганлык-булганлыкта да ярыштылар, батырлык-тапкырлыкта, җыр-биюдә дә көч сынаштылар.
Раиф Ногманов заманча бию сайлаган иде



Егетләр алты бөртек

Егетләр бәйгесендә катнашырга алты егет – педагогия университеты студентлары, «Умырзая» ансамбле биючеләре Альберт Аллагулов һәм Раиф Ногманов, «Алмаз» татар үзәге активистлары Рөстәм Әсәдуллин һәм Рөстәм Кучуков, механика-технологик техникум студенты Радмир Рачапов һәм мәдәният өлкәсендә менеджер булып эшләүче Рөстәм Муллабакиев батырчылык иткән.
Рөстәм апасы Эльмираны 30 мәртәбә күтәрде



Җиңүчеләр

Әйтергә кирәк, егетләрнең берсе дә сынатмады – Рөстәм Әсәдуллин белән Радмир Рачапов татар телен яхшы белүләрен күрсәтте, Рөстәм Кучуков матур җыр башкарып, “Җыр остасы” исеменә лаек булды. Альберт Аллагулов баянда да уйнап бирде, матур итеп үзе белән дә таныштырды. Бәйгедә катнашкан өч Рөстәмнең тагы берсе – Муллабакиев матур итеп татарча сөйләргә тырышуы белән халыкның күңелен яулады.

Апасы Эльмираны күтәреп 30 мәртәбә чүгәләп басуы мәртәбәле жюрины әсир итте – Рөстәмне “Кыю-батыр” егет исеменә лаек дип таптылар.

Раиф Ногманов көч сынау биремнәрендә үзенең булганлыгын, батырлыгын күрсәтә алды, әмма “Умырзая” кызлары белән «Өч кешелек танго» биюен искиткеч осталык белән башкаруы жюри әгъзаларының күңелләрен ныграк яулады – Раиф «Бию остасы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

«Умырзая» ансамбленең тагы ике егете – Альберт Аллагулов «Сәләтле егет», Радмир Рачапов «Тапкыр егет» номинацияләрендә җиңүче исемен яуладылар.
Бер аякта да басып торып була икән



Хөкемдарлар

Баш хөкемдар Әлфия Рубцова
Жюри әгъзалары –– «Умырзая» ансамбле баянчысы Нәгыйм Мөхәмәдуллин, запастагы полковник, Омски башкортлары лидеры Урал Мостафин, эшмәкәр, шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Марат Катыров, Дуслык йортының өлкән методисты Марина Баженова һәм Омски филармониясе җырчысы, халыкара фестиваль-бәйге лауреаты, жюри рәисе Әлфия Рубцова бертавыштан «Татар егете –2011» исемен Рөстәм Әсәдуллинга бирделәр. Дөрестән дә, Рөстәм булган бар биремнәрне үзенчәлекле итеп, үзенә күрә бер осталык белән башкарып чыкты.

Оештыручылар

«Татар егете –2011» бәйгесен әзерләүдә һәм үткәрүдә күп көч куючылар Айрат Әхкәмов, Альбина Фәхретдинова булдылар. Алар барлык биремнәрне әзерләделәр, бәйгенең алып баручылары да алар булды. Иганәчеләр табу, бүләкләү ягын кайгырту Гөлнара Макаревич өстендә булды.
Егетләр кул көрәштерде



Фикерләр

Жюри рәисе Әлфия Рубцова да, жюри әгъзалары Марат Катыров, Урал Мостафин да бу чарага карата бик уңай фикерләрен белдерделәр, “егетләр булдырды, кызлар арасында да, егетләр арасында да мондый бәйгеләрне киләчәктә даими үткәрү зарур”, диделәр.

Нәгыйм Мөхәмәдуллин:“Мондый чаралар үткәрүнең әһәмияте бәя биреп бетергесез, яшьләрнең милли хисләрен, татарча сөйләшергә өйрәнү теләген уята торган чара бу”, диде.
Егетләргә ярдәмгә кызлар да килде
XS
SM
MD
LG