Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

“Гадел Русия” Дума сайлауларына әзерләнә


"Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге җитәкчелеге

"Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге җитәкчелеге

2 апрель көнне Казанда “Гадел Русия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җыелыш үткәрде. Шулай итеп, “Гадел Русия” фиркасе Татарстандагы сәяси партияләрдән беренче булып, декабрь сайлауларына әзерләнә башлады.


“Гадел Русия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге үткәргән моннан алдагы җыелышта партиянең бүлек җитәкчелегенә Татарстан өчен бик таныш булмаган Фәрит Фарисовның билгеләнүе республика сәясмәннәрендә бераз гаҗәпсенү дә уяткан иде.

“Гадел Русия”дә Татарстаннан 16 меңгә якын әгъза бар

Фарисов тумышы белән Казаннан булса да, үзе Мәскәүдә яши. Русия башкаласында эшкуар булу белән беррәттән Русия мөфтиләр шурасының Багучылар комитеты рәисе һәм Русия Федераль җыен рәисенең киңәшчесе вазифаларын башкара.

Хәзерге көндә “Гадел Русия” сәяси партиясендә Татарстаннан 16 меңгә якын әгъза бар. Фарисов сүзләренчә, партиягә керү өчен тагын 3 мең кешедән гариза килгән.

Шимбә көнне аның рәислегендә үткән җыелыш, партиянең аппарат җитәкчесе Азат Ислаев сүзләренә караганда, 16 апрельдә Мәскәүдә үтәчәк партия җыенына Татарстаннан делегатлар сайлауны төп максат итеп алган булган. Аннан соң 2 апрельдәге җыенда күбрәк техник темалар тикшерелде, ди ул.

“Гадел Русия” наркомания, эчкечелек, казиноларга каршы көрәшергә җыена

Моның белән беррәттән, җыелышта Казан шәһәр думасы депутатларына да сүз бирелгән. Алар үз чыгышларында, халыкны борчыган проблемнар һәм аларны чишү юллары турында сүз алып барды, ди Ислаев.

Илдус Янышев, Рафаэль Баһаветдиновлар чыгыш ясады. Алар үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Хәзер халыкта наркомания, эчкечелек проблемнары киң тамыр җәйгән. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында да хәлләр җиңелдән түгел. Халык күрсәтелгән хезмәтләр өчен күпме акча түли. Әмма күбесе нәрсә өчен түләгәнен төгәл генә үзе дә белми. Идарә компанияләре тиешенчә хезмәт күрсәтми. Менә шул хакта сөйләшү булды.

Мәскәүдәге җыенга Татарстаннан 11 делегат катнашачак

Безнең партиядә сыра сатуны алкоһоль эчемлек рәтенә кертү турында програм бар. Бу програм яшьләр арасындагы эчкечелекне киметүне максат итеп ала, ди Азат Ислаев.

Депутат Илдус Янышев үзенең “Имин шәһәр” програмын да тәкъдим итте. Бу програм казиноларга каршы чыга, ди партиянең аппарат җитәкчесе.

Ислаев сүзләренчә, “Гадел Русия” партиясенең 2 апрельдә узган җыелышында 51 делегаттан 46сы катнашкан. Чарада яшерен тавыш бирү юлы белән, 16 апрельдә Мәскәүдә үтәчәк партиянең V съездына барачак 11 делегат билгеләнгән. Әлеге җыенда “Гадел Русия” партиясенең сайлау алды програмының кабул ителүе көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG