Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Алинә һәр җомга мәчеткә йөри


Алинә Шәрипҗанова
Алинә Шәрипҗанова

Алинә Шәрипҗанованы татар эстрадасының зәвыклы җырчылар рәтенә кертәләр. Ул республикада үтүче рәсми чараларда еш катнаша. Бу көннәрдә концертлар сезонын ябарга әзерләнеп йөрибез, ди яшь җырчы.


Алинә Шәрипҗанова берничә телдә, джаз, поп, халыкчан стильләрдә җырлый ала. Шуңа да ул үз тамашачыларын бик тиз таба. Бүген ул “Барс Медиа” ширкәте кулы астында эшләвен дәвам итә. Татар телле радиолар арасында беренче булып “Азатлык” радиосына әңгәмә бирде.

Бу көннәрдә нинди эшләр белән мәшгульсең? Тамашачылар якын арада сине кайсы концертларда күрә алачак?

Урта һөнәри уку йортлары арасында “Ягымлы яз” фестивале үтте, мин вокал юнәлешендә жюрида булдым. Районнарда, Казанда үткән концертларда катнашабыз. 11 апрельдә Камал театрында зур тамаша көтелә. Анда мин өр-яңа җырымны башкарачакмын.

Ул концертта бик күп билгеле җырчылар булачак, “Барс Медиа” ширкәте Казанда концерт сезонын йомгаклый.
Алинә Шәрипҗанова Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында
Камал театры сәхнәсендә – “Зур концерт». «Зур концерт»ның махсус бүләге – “Алтын Барс” премиясе лауреаты Хәния Фәрхи, Башкорстан кунаклары – Идрис Газиев һәм Гүзәл Әхмәтова, Мәскәү кунаклары – “Изге Ай” төркеме чыгышлары көтелә.

Сине эстраданың зәвыклы (элитный) җырчысы диләр. Бу сүзләр белән килешәсеңме?

Әлеге фикер белән килешмим. Чөнки репертуарымда зәвыклы (элитар) тамашачы өчен дә, гади тамашачы өчен дә җырларым күп. Минемчә, мондый бүленеш булырга тиеш түгел, җыр сәнгате ул һәрбер тамашачы өчен тигез. Шәхсән үземнем татар мәдәниятенә өлеш кертәсем килә. Алга таба да татар җыр сәнгатен кулымнан килгәнчә үстерәчәкмен.

Сөйләшүеңдә синең чит төбәктән килгәнең сизелә...

Мин, тумышым белән Сарытау өлкәсенең Ершов шәһәреннән булсам да, татар гаиләсендә тәрбияләндем. Шуңа да әтиемнең, дәү әниемнең миңа йогынтысы тими калмагандыр. Алар ул якларда билгеле кешеләр, вокаль инструменталь ансамбльдә җырлыйлар, әтием Наил Рәшит улы оештыра аны. Әнием белән шул ансамбльдә танышып өйләнешәләр.

Без дә энем Радик белән татар җырларын яратып үстек. Бүген икебез дә зур сәхнәдә җырлыйбыз. Радик Шәрипҗанов “Айфара” төркемендә эшли, ул – барабанчы, аранжировщик һәм җырчы.

Кайсы уку йортларында укыдың?
Алинә Шәрипҗанова


Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Өстәмә юрист һөнәрен дә үзләштердем.

Син, гомумән, кызыклы җырчыга охшагансың, дин-шәригать кушканнарны да үтисең икән?

Әйе, намазлар укыйм, һәр җомга мәчеткә барырга тырышам.

Туры юлга, Ислам юлына ничек бастың, гаиләдән киләме?

Аллаһ тәгалә рәхмәте белән туры юлдан барам. Кечкенәдән догалар өйрәнеп үстем, Иман кәлимәләрен, барысын да беләм, иншә Аллаһ!

“Барс Медиа” сиңа нәрсә бирде?

Әлеге ширкәткә аерым рәхмәт әйтәсем килә. “Барс Медиа” ярдәмендә мин татарча җырлый башладым. Алар минем өчен зур эш башкарды: клиплар (2), җыр җыентыгы (1) , концертларда җырлау дисеңме. Киләчәктә төрле халык җырларын башкарып яңа җыентык чыгарырга уйлыйм.
XS
SM
MD
LG