Accessibility links

Медведев тагын ун генералны эшләреннән алды


Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрлыгының тагын ун генералын вазифаларыннан алды.

Аларның күпчелеге югары уку йортлары җитәкчеләре.

Бу ай башыннан бирле президенты эчке эшләр министрлыгында эшләгән кырыклап генералны һәм өч полковникны вазифаларыннан алды.

Беренче марттан гамәлгә кергән “Полиция турында” канун нигезендә эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә 1 июньгә кадәр яңадан аттестация үтәргә тиеш. Министрлыкның югары җитәкчеләрен президент комиссиясе тикшерә.
XS
SM
MD
LG