Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО очкычы казасында 32 кеше һәлак булды


БМО Конго демократик республикасында БМО очкычы казасында бер кешенең исән калуы турындагы хәбәрне раслады.

Очкычтагы калган 32 кеше, шул исәптән тынычлык саклаучылар һәм БМОның сивиль хезмәткәрләре һәлак булган.

Киншаса һава аланына төшеп утырганда җимерелгән очкычның очучылары Грузия ватандашлары булган.

Очкыч Киншасага илнең Кисангани шәһәреннән килгән булган. Ул төшеп утыру юлына бәрелеп төрле кисәкләргә таралган һәм аңа ут капкан. Каза каты яңгыр вакытында булган. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.
XS
SM
MD
LG