Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Лоран Гбагбо Кот-д’Ивуарда хакимиятне тапшыру турында сөйләшә


Кот-д’Ивуарда президент сайлаудан соң хакимияттән китәргә теләмәүче президент Лоран Гбагбо хакимиятне тапшыру турында сөйләшүләр башлады.

Бүген бу турыда Франция киңкүләм мәгълумат чараларына Кот-д’Ивуарның Франциядәге илчесе Гали Кулибани белдерде.

Кулибанины бу вазифага дөнья җәмәгатьчелеге сайлауда җиңүче дип таныган Алассан Уаттара билгеләгән иде.

Кулибани сөйләшүләр турында тулырак мәгълумат бирми.

Уаттара тарафдарлары Абиджан шәһәрендә берничә көн дәвам иткән берелешләр нәтиҗәсендә Гбагбо утырмасын яулап алуларын белдерде.

Шулай ук Франция һәм БМО хәрбиләренең Гбагбо көчләре ныгытмаларын һавадан утка тотканлыгы хәбәр ителә.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бу тыныч халыкны саклау өчен эшләнә диде.

XS
SM
MD
LG