Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46
Чаллыдагы 29нчы татар мәктәбенең язмышы турындагы фикер алышуда Мәскәүдән Мөхәммәт әфәнде: ”Кушсыннар, рус мәктәбен татар мәктәбенә кушалар бит, хуҗа булып татар кала, үзе хуҗа булгач, татарлыгын саклап кала алыр”, дигән фикер язып калдырган.

Бу фикергә карата сүз әйтми кала алмыйм. Ялгыш караш бу, утопия, тормыштагы мисаллар шуңа дәлил.

Себернең Төмән районында Каскара дигән татар авылы бар иде, анда тавык фабрикасы төзелгәч, ул зур авылның бер бистәсе булып калды, бер рус мәктәбе эшләде.

90нчы еллар башында ата-аналар һәм җәмәгатьчелек тырышлыгы белән бушаган балалар бакчасы бинасында татар мәктәбе ачылды. Татар укытучыларыннан гына торган коллектив әйбәт эшләде, рус теле дә, чит тел дә яхшы укытылды, балалар туган телне дә тырышып өйрәнделәр, үз өйләрендәге кебек хис иттеләр үзләрен, тәртипләре дә соклангыч булды.

Мәктәп тәмам ныгып өлгергәч, милли мәктәп статусы милли-мәдәни компонент белән алыштырылгач, мөдир итеп рус милләтеннән булган хатынны китереп утырттылар. Ә ул, бу мәктәп инде милли мәктәп түгел дип, башка милләттән булган укытучыларны һәм рус мәктәбеннән укытучылар котылырга теләгән иң тәртипсез балаларны кабул итә башлады. Һәр сыйныфка бер-ике рус баласы килү аркасында татар теле белән әдәбиятына икесенә атнага бер генә сәгать калдырылды, мәктәп атмосферасының җылылыгы, милли рухы юкка чыга язды.

Татар ата-аналары рус балаларын алуга каршылык белдереп, татар теленнән алынган шул бер сәгатьне кайтару өчен мәгариф бүлекләренә йөреп карадылар, ләкин аларның гозеренә игътибар итүче дә булмады. Шуннан соң ата-аналар "Ак калфак" җәмгыятенең ярдәм итүен үтенделәр. Бу оешма ел буе көрәшеп кенә кайтара алды туган телдән алынган әлеге бер сәгатьне.

Гомуммәктәп җыелышында рус балаларының 15ләп кешедән торган ата-аналар төркеме татар телен кире кайтармас өчен гауга күтәреп көрәште, җиңә язды, татар хатын-кызлары оешмасы катнашмаса, җан атып көрәшмәсә, җиңә иде алар. Шөкер, әлегә кул күтәрүче юк бу мәктәпкә, мөдире дә басылды.

Утопик хыялларга бирешмичә, Чаллының 29нчы татар мәктәбен бөтен көчне биреп саклап калырга кирәк.

Татар мәктәбе булса, рус һәм чит тел тиешле дәрәҗә укытылмый дигән ялгыш караш татарның үзенең чиренә әверелде, шул ялгыш фикердән чыгып, балаларын татар мәктәбенә бирергә курыккан ата-аналар күп хәзер.

Татар мәктәбенең асылын ачып күрсәтү, аның абруен күтәрү – милли хәрәкәтнең, иҗтимагый оешмаларның да төп бурычына, төп эш юнәлешенә әверелсен иде. Аның өчен, әлбәттә, татар мәктәбе үз эшен халыкка күрсәтә алырга тиеш, бүгенге заманда татар мәктәбеннән, татар гимназиясеннән күбрәк сорала, югарырак нәтиҗә таләп ителә.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG