Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

2 апрельдә Оренбур филармония концерт залында Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең “Дөнья халыклары биюләре” дигән концерты үтте. Дөньяның 60 илен үзенең 170 артык биюләре белән шаккатырган, 80гә якын кешедән торган иҗат төркеме бу юлы үзенең чыгышын ансамбльнең 70 еллыгына багышлады.

Оренбурга ел саен килгән ансамбльнең чыгышын карарга 700дән артык тамашачы килгән иде. Шунысы да үзенчәлекле: ел саен бу иҗат төркеменең чыгышын Оренбурның бер генә хореографы да карамыйча калмый. Шулай ук әлеге концертта төрле милләттән булган иҗат төркемнәрен дә күрергә мөмкин иде.

Башкорт биюе


“Дөнья халыклары биюләре”н тамаша кылучылар арасында татар-башкорт авылларыннан килүчеләр дә күренде. Димәк, кешеләрне дөнья халыкларының биюләре кызыксындыра.

Ансамбль чыгышы


Ансамбль үзенең чыгышын “Француз яулыгы» биюе белән башлап җибәрде. Концертны алып баручы Миләүшә Хәйбилина репертуарлары турында болай диде:

“Чыгышыбызның беренче бүлегендә татар-башкорт биюләрен, икенчесендә – дөнья халыклары биюләрен башкардык”.

Җилпәзәләр белән Корея биюе


Ике сәгать ярым барган тамашадан соң, Оренбур башкортларының “Караван-Сарай” корылтай әгъзасы Гөлимә Җәнгабилова тамашачылар исеменнән рәхмәт хатын, ансамбльнең җитәкчеләре килмәү сәбәпле, концертны алып баручыга тапшырды.

Концерт барышында тамашачылар “Афәрин!” сүзен еш яңгыратты, алар шулай ук төркемдә яшь артистларның артуына да игътибар иткән. Барысы да: “Киләсе елга кадәр” дип саубуллашты.

Ансамбль чыгышы

XS
SM
MD
LG