Accessibility links

РИУга Согуд патшасы китапханәсе тапшырылды


РИУга Согуд патшасы китапханәсе тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:19 0:00
йөкләү

Казандагы ислам университетында Русиянең иң зур Ислам китапханәсе ачылды. Ул Согуд Гарәбстаны патшасы Абдалла ибн Абдел Азиз Әс-Сауда исемен йөртәчәк.

Казандагы ислам университетында Русиянең иң зур Ислам китапханәсе ачылды. Ул Согуд патшасы Абдулла ибн Әбдел Әзиз Әс-Согуд исемен йөртәчәк.


Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгының рәсми төркеме 2007 елда Татарстанга килгәч, ике арада беркетмә төзелгән иде. Китапханә шул беркетмә нигезендә Татарстанга бүләк итеп бирелде.

Китапханә фондында 22 мең исемдәге 40 мең китап бар. Болар – тел белеме, теге яки бу ил турында сөйләүче, география, социология, политология, икътисад, информатика, философия, логика һәм психология китаплары, сүзлекләр; әхлак, мәдәният, ислам сәнгате, гореф-гадәтләр, дин гыйлеме, Коръән фәннәре һәм Коръән аңлатмалары (тәфсир), хәдис һәм хәдис белеме, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы (сира), күренекле Ислам галимнәре һәм эшлеклеләре тормышы, тарихына кагылышлы әдәбият.
XS
SM
MD
LG