Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов: АКШ-Русия мөнәсәбәтләрендә икътисад мөһим


Сергей Иванов
Сергей Иванов

Сергей Иванов Русия һәм АКШ арасындагы “сүндереп кабызу” икътисад өлкәсендә дәвам итәргә тиешлегенә басым ясый.

Русия премьер-министры урынбасары Сергей Иванов:"Мәскәү белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрне “сүндереп кабызу”ның чираттагы адымы ике ил арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне яхшырту булырга тиеш", диде. Иванов дүшәмбе көнне Нью-Йорктагы Тышкы мөнәсәбәтләр шурасында чыгыш ясады.

Чыгышыннан соң аннан:"2009 елда АКШта хакимияткә Барак Обама килгәннән соң башланган АКШ-Русия мөнәсәбәтләрен “сүндереп кабызу”ның киләсе адымы нәрсә булырга тиеш?" дип исәпләвен сорадылар.

Иванов исә: “Бу иминлек мәсьәләләре түгел, бу икътисад, бу югары технологияләр белән бәйле тәрәккыят, бу инвестицияләр ”, дип җавап бирде.

Үз чыгышында Иванов икеяклы иктисади мөнәсәбәтләрнең мөмкин булганнан күпкә түбәнрәк дәрәҗәдә калуын әйтте.

Сколково төзелеше
Ул 2010 елда Русия белән Кушма Штатлар арасында сәүдә күләменең нибары 23,5 миллиард доллар гына булуына тукталды һәм "Финляндия белән Швеция Русиягә Кушма Штатлардан күбрәк акча инвестицияли", диде.

Шул ук вакытта Русия вице-премьеры кайбер уңай тәрәккыятләрне күрүен дә белдерде. АКШның Google һәм Microsoft кебек технологик ширкәтләренең Мәскәү янындагы Сколково югары технолологияләр үзәгенә инвестицияләре арта баруын әйтте.

Boeing 787 Dreamliner
Иванов яңа Boeing 787 Dreamliner очкычы дизайнының мөһим өлеше АКШта түгел, ә Мәскәүдәге яшь инженерлар тарафыннан ясалуына да тукталды.

“Русиянең инновацияләргә нигезләнүче тәрәккыят сәясәте нигезендә без үзара икътисади киңлекләрне түбәндәге юнәлешләргә җәелдерергә өметләнәбез: галәм, мәгълүмат технологияләре, медицина технологияләре, атом энергиясе һәм электр энегиясен нәтиҗәле куллану”, диде Иванов.

Күпчелеген АКШ сәясәт белгечләре һәм эшмәкәрләр тәшкил иткән тыңлаучыларны бигрәк тә Русия хөкүмәтенең инвесторларга нинди гарантияләр бирә алуы кызыксындырды. Аларны бигрәк тә Русиядә зурдан кубып сөйләнгән коррупциягә каршы көрәш кампаниясенең элеккеләре кебек эссез юкка чыгу мөмкинлеге борчый.

Әмма Иванов Русиядә коррупциянең зур проблем булуын танырга теләмәде.

Коррупция өчен җәзаларның арттырылуын, мәхкәмәләрдә коррупция өчен хөкем ителүчеләрнең күбәюен әйтеп, Иванов, хәтта кайбер югары түрәләр дә коррупция өчен төрмәгә ябылды, диде.

Шулай да ул Русиянең хокук системында җитешсезлекләр булуын, башкарасы эшләрнең күплеген таныды.

Русиядә 2012 елгы президент сайлау турындагы сорауны җаваплаганда исә, үзенең президент Дмитрий Медведев белән дә, премьер-министр Владимир Путин белән дә шактый еш күрешүен, әмма 2012 елгы президент сайлау турында беркайчан да сөйләшмәгәнлеген әйтү белән генә чикләнде.
XS
SM
MD
LG