Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Казанда бер солдатны үлемгә җиткергән прапорщик төрмәгә ябыла


Казанда мәхкәмә килешү нигезендә хезмәт итүче бер солдатны үлемгә җиткерүдә гаепләнгән прапорщик Анатолий Федотовны гаепле дип танып дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Аңа иреккә чыкканнан соң ике ел буе дәүләт оешмаларына эшкә урнашу тыела.

Прапорщик Татарстаннан килешү нигезендә хәрби хезмәткә алынган Алексей Бербинны 2009 елның 11 июнендә исерек хәлдә кыйнаган һәм Бербин кимсетүгә түзә алмыйча үз-үзен үтергән диелә.

XS
SM
MD
LG