Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафиның улы министр Кусса президентка хыянәт итмәгән дип исәпли


Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафиның улы Сәйфелислам Каддафи Либиядән киткән тышкы эшләр министры Муса Кусса президентка хыянәт итеп качмаган дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Кусса берничә көн элек Британиягә сәламәтлеген яхшырту өчен киткән булган. Әмма җинаять җаваплылыгына тарту куркынычы булу сәбәпле министр Либия хакимиятләренә карата гаепләүләр белән чыгарга мәҗбүр булган.

Халыкара көчләрнең хәрби очкычлары Каддафи гаскәрләренә каршы һава һөҗүмнәрен дәвам итә.

Гыйсъянчылар исә Каддафи көчләре кулындагы Брига шәһәренә керергә тырыша.

Бүген Либиянең Тобрук портыннан читкә нефть экспортлауны яңарту планлаштырыла.

Катар нефть ташу корабына нефть тутыру гыясъянчылар җитәкчелегендә алып барылачак.
XS
SM
MD
LG