Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Арктика күгендә озон катламы күрелмәгән дәрәҗәдә кимегән


Арктика күгендә озон катламы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кимегән.

Дөнья метеорология оешмасы белдерүенчә, кыш башыннан март ахырына кадәр җир шарының Арктика өлешендә озон катламы 40 процентка кимегән. Элегрәк Арктика күгендә ел фасылына бәйле үзгәрешләр вакытында озон катламы 30 процентка кимегән иде.

Озон катламы җирне тереклекне үтерүче үтә шәмәхә нурланыштан саклый.

1987 елда БМО әгъзалары имзалаган Монреаль килешүе шартларын үтәү нәтиҗәсендә һавага озон катламын җимерүче сәнәгать калдыкларын чыгару кимеде. Әмма галимнәр әйтүенчә, атмосферада тупланган зарарлы матдәләр берничә дистә елдан соң гына кимиячәк.

XS
SM
MD
LG