Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:38

Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны хезмәттәшлекне арттырмакчы, әлегә мәдәният өлкәсендә генә. Бу көннәрдә Татарстанда Согуд Гарәбстаны Патшалыгы вәкилләре рәсми сәфәрдә булды.


Дүшәмбе көнне Казандагы Русия ислам институтына элегрәк имзаланган хезмәттәшлек килешүләре нигезендә 22 мең иң кыйммәтле, иң кадерле хезмәтләрдән тупланган китапханәнең ачылу тантанасы үткән иде. Ә сишәмбе 5 апрель көнне Патшалыкның рәсми вәкилчелеген Татарстан Дәүләт шурасы рәисе кабул итте.

Согуд Гарәбстаны Патшалыгы вәкилләре дөньяда ислам турында яхшы караш формалашуын теләр иде. Бу хакта илнең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз ибн Саләмә сишәмбе көнне Татарстан парламентындагы очрашуда белдерде.

Аның сүзләренчә, дөньяда ислам динен аңлату дөрес бармаганга күрә, исламга негатив караш өстенлек итә. Исламның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше игътибарсыз кала, дип саный Согуд Гарәбстаны мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз ибн Саләмә. Шуңа да ил Татарстан белән мәдәни бәйләнешләрне үстерергә тели.

Сишәмбе көнне Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән булган рәсми очрашуда Патшалыкның Русиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Җагфар Али Хасан, Татарстанның хөкүмәт рәисе урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми кешеләр булды.

Ваһһаби юнәлешен тоткан Согуд Гарәбстаны һәм хәнәфи мәзхәбе белән яшәгән Татарстан ике якны берләштерүче мәсьәләләр турында сөйләште

Парламент рәисе умрага барган

Согуд Гарәбстаны вәкилләре белән Татарстан Дәүләт Шурасында булган рәсми очрашу, 5 апрель 2011 ел
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге очрашуда ислам дине белән кызыксынучылар көннән көн арта дип сөйләде. “Русиядә ислам икенче зур дин дип санала һәм аның үсешенә Татарстан зур өлеш кертә”, дип белдерде ул.

Ул хәтта дин тарихы, хаҗ йоласы, аның ничек оештырылуы белән белән кызыксынып, кече хаҗга баруын, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрен күрүен дә сөйләде.

Согуд Гарәбстаны мәдәният һәм мәгълүмат министры Абдел Азиз ибн Саләмә: “Берничә ел элек беренче тапкыр Татарстанга килгәнче, дөньяда андый урын барлыгын белми идем”, дип белдерде. Татарстанга килгәч, ул монда кешеләрнең бай яшәвенә һәм республиканың алга китүенә гаҗәпләнгән булган икән.

Татар һәм гарәп хезмәттәшлеге тарихы

Алай да гарәп илләре һәм рәсми Казан бер-берсен яхшы белә. Казанда ачылган Русия ислам институты гына да гарәп илләренең иң абруйлы оешмалары белән хезмәттәшлекне инде күптәннән алып бара.

2003 елда бу дини уку йортында Бөтендөнья ислам лигасының Бөтендөнья Коръән хафизлар оешмасының Русиядәге бүлеге ачылды.

Бөтендөнья ислам яшьләре лигасы белән хезмәттәшлек кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә ярдәм күрсәтелә, Ислам үсеш банкы уку йортының кызлар тулай торагы бинасын сатып алырга акчалата ярдәм күрсәткән, хәзерге вакытта шушы банк ярдәме белән төзекләндерү эшләре бара.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, 2009 елда Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге Русия ислам институтына 22 мең исемдәге китап җыелмасын тапшырган булган.

2011 елның 4 апрелендә Казанда Согуд Гарәбстаны Патшалыгының дәрәҗәле кунаклары, Татарстанның рәсми вәкилләре катнашлыгында шушы китапханәне ачу тантанасы булды. Китапханәгә гарәп теле, тарихы, икътисады, ислам мәдәнияте, хокукы турында хезмәтләр керә. Шулай ук анда хәдисләр, Коръәни фәннәр, пәйгамбәрләр яшәеше, балалар әдәбияты да бар.


2005 елда Русия Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче буларак кабул ителә. Ул вакытта Русиянең рәсми вәкилчелеге белән корылтайга Татарстан вәкилләре дә бара.

Татарстанның яңа заман тарихында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлек 2006 елда башлана. Ул вакытта Татарстанның президенты булган Миңтимер Шәймиев Җиддәдә Ислам конференциясе оешмасы җитәкчелеге белән очраша. Аннан соң илнең мәдәният министры Татарстанга сәфәргә килә һәм ике якның мәдәният министрлары арасында рәсми кәгазь имзалана.

2007 елда Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиевкә “Исламга хезмәт итү” өчен Фәйсал патшасының бүләге тапшырыла.

2007 елда Татарстанда Гарәбстан мәдәнияте көннәре үтә, аның кысаларында Казанга сынлы сәнгать һәм фоторәсемнәр күргәзмәләрен алып киләләр.

Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле булып Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаков эшли.

Гарәп дөньясы белән араларны җайлау эшен татар-мөселманнарга тапшыру гадәте инде күптәннән дәвам итә. XX гасыр башында Хиҗаз патшалыгында Советлар Берлеге илчесе булып чыгышы белән Башкорстаннан булган дипломат Кәрим Хәкимов хезмәт иткән булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG