Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

“Бердәм Русия” фиркасенең милли сәясәт координаторы Габдул-Хәким Султыгов моннан дүрт ел элек Владимир Путинны дәүләт юлбашчысы итү тәкъдиме белән чыккан иде. Күптән түгел ул милли республикаларны үз статусыннан баш тартырга чакырды.

"Вестник Российской нации" журналы баш мөхәррире дә булган Габдул-Хәким Султыговның Владимир Путинны дәүләт юлбашчысы итү турындагы язмасы 2007 елны "Бердәм Русия" фиркасенең интернет сәхифәсендә урын алган иде. Үзе ул “Азатлык”ка бу махсус язылган мәкалә түгел, ә студентларга фикерләшү өчен әзерләгән программа иде дип белдерде.

“Мин Мәскәү дәүләт университетында сәясәт белемен укытам. Һәм аны студентларга дип әзерләгән идем. Ул ниндидер юл белән сәхифәгә эләгеп, мәкалә буларак басылган. Бу техник хата”, ди ул.

Әлбәттә, фирканең интернет сәхифәсенә язмалар шулай тиктомалдан гына эләгә алмавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Аннары Султыгов Путинны дәүләт юлбашчысы итүне дөрес дип саный. Һәм тарихта мондый хәлләрнең булганын әйтә.

“Путин меңъеллык тарихы булган Русиягә яңа сулыш алып килде. СССР таркалгач система кризисы кичергән бу ил өчен нәкъ шул кирәк иде. Русиядәге урыс һәм башка халыклар нәкъ шуны көтте. Шуңа аны сәяси лидер итеп санадылар”, ди ул.

Республикалар кирәкме?

Әйтергә кирәк, 2003 елны референдумда кабул ителгән Чечня конституциясен эшләү өчен Мәскәү республикага нәкъ Султыговны юллаган иде. Султыгов үзе моны зур вакыйга буларак бәяли. Аның фикеренчә, хәзер тарихта элек булмаган республика төзелешләрен үз эченә керткән Русия дәүләте барлыкка килде. Һәм аны булдырган Путин, әлбәттә, инде дәүләт юлбашчысы исеменә лаек.

Республика дигәннән, ул күптән түгел генә аның башлыкларын бу республика статусыннан баш тарту турында уйларга чакырды. “Свободная пресса”га биргән әңгәмәсендә Султыгов илгә бердәмлек җитми дип белдерде. Ләкин хәзер инде ул бу сүзләреннән баш тарта.

“Мин журналист соравына җавап бирдем. Әмма ул анда үзенчә нәтиҗә ясаган”, диде ул.

Тормыш дәрәҗәсе статуска бәйле түгел

Султыгов фикеренчә, халыкның тормыш дәрәҗәсе төбәкнең статусына карап кына яхшырмый.

“Конституция кайда яшәүгә карамастан кеше хокукы һәм иреген гарантияли. Төбәкләр бик төрле. Анда яшәү дәрәҗәсе дә бик төрле. “Бердәм Русия” фиркасе кеше үзен тигез итеп сизсен өчен шартлар булдыру максатын куя. Конституциядә республикалар дип язылган сүзләр бар, әле бу гына да түгел, алар җәяләр эчендә дәүләт тә булып тора. Димәк, дәүләт эчендә дәүләт килеп чыга”, ди ул.

Султыгов әйтүенчә, совет заманы елларыннан аермалы буларак, хәзер хакимият республикалар статусы мәсьәләсендә халык фикере белән кызыксына. Ул 1936 елны беркемнән сорамыйча гына Ингуш-Чечен республикасын төзеп куюны искә төшерде. Ягъни ул вакытта халык фикере белән кызыксынучы булмаган. Һәм ул республикада чечен һәм ингушларның бернинди хокуклары истә тотылмавын әйтә.

“Ул чакта кешеләрне вагоннарга төяп сөргенгә җибәрә торган статус иде. Статусны аны большевиклар үз программасына керткән, соңрак ул Русия Конституциясенә күчерелгән”, ди ул.

Султыгов Дәүләт Шурасының соңгы президиумы утырышында кешеләрне милләтләргә аеру проблемасы турында сүз барганын искә төшерә. Анда кешеләрне вазифаларга билгеләгәндә милләтенә карап өстенлек бирү галәмәтләре булуы әйтелгән. Кайбер республикаларда ул инде традициягә кергән икән.

“Русиянең һәрбер түрәсе ниндидер аерым милләт кешесен түгел, ә бөтен халыкны истә тотып эшләргә тиеш. Урыс кешесе Чечня, Калининград, Татарстан, Рязань булсынмы, үзен иркен хис итәргә тиеш”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG