Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Мәскәүдәге Манеж мәйданындагы бәрелешнең һәм милләтара ызгышлар чыгу сәбәпләренең берсе – барлык милләтләргә дә тигез карау тәрбиясе бирелмәү. Казан боралак ширкәтендә ярты гасыр эшләгән мөһәндис Сәйфелгалим Галиев шундый нәтиҗәгә килгән.


Римзил Вәли.
“Азатлык” радиосының чираттагы аналитик сөйләшүе радиотыңлаучыбызның Казан студиясенә килүеннән башланып китте. Сиксән яшен тутырып килгән Сәйфелгалим бабай Галиев Русия президенты Медведевка, премьер-министр Путинга милли мәсьәләләр турында хат язган.

Хатында ул хәзерге Русиядәге милли мөнәсәбәтләрнең киеренке булып китүенә үзенең фикерләрен белдерә. Төрле төбәкләрдә йөреп кайтканнан соң, ул кечерәк милләтләргә мөнәсәбәт шәптән түгел дигән фикергә килә. Дәүләтнеке дә, олы агайныкы да.

Шул турыда хат язучы Сәйфелгалим бабай кем соң? Ул Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Илморза авылыннан. Сәйфелгалим бабай илле өч ел буе Казан боралак заводында инженер булып эшләгән, җитәкче дә, партком әгъзасы да булган. Ул вакытта да ул үзенең туган ягы, милләте турында онытмаган. Казанда татарларның заводларда, инженерлар арасында эшләп китүенә дә битараф булмаган.

Мәсәлән, Ерак Шәрыкка Арсеньев шәһәренә боралак ширкәтенә баргач, анда баш инженерның да Абдуллин булуын, генераль директорның да Абдуллин фамилияле татар булуын һәм икесенең дә Казан авиация институтын тәмамлавын сөенеп кабул иткән. Нишләп Казанда да татарлар шундый зур заводларда җитәкче түгел дигән сорау да куйганнар. Кайтып бу турыда ул партия органнарына мөрәҗәгать иткән. Туксанынчы еллар башында ул боралак заводында татар иҗтимагый үзәген оештырган.

Шушы бабайның әйткән фикере: милләтара мөнәсәбәткә нәрсә тәэсир итә? Бездә чынлыкта нинди мөнәсәбәтләр? Православ дине белән ислам дине вәкилләре, татарлар белән руслар, башка милләтләр яшәгән Казанда да бу турыда уйланырга кирәкме? Русиядә нинди тенденция бара?

Шул турыда Сәйфелгалим бабай Галиев күтәргән мәсьәләгә әлеге тапшыруда тарих фәннәре докторы, билгеле этнолог Дамир Исхаков та үзенең эксперт фикерен әйтәчәк.

Сәйфелгалим бабай, Медведевка, Путинга хат язуны ничек аңлатасыз? Ни сәбәптән сез бу эшкә алынырга булдыгыз?

Сәйфелгалим Галиев. Кем ул Медведев? Цех начальнигы булып эшләмәгән, совхоз председателе булмаган. Ул – укытучы. Район, шәһәр белән җитәкчелек итәр өчен дә тәҗрибә кирәк.

1861 елда гына коллыктан аерылдык. Халык һаман да үзен кол итеп сизеп яши. Кол булып эшләргә өйрәнгән. Татар халкына оешып, бердәм булырга кирәк.

Минем Прибалтикада, союздаш республикаларда булганым бар. Биш-алты ел эш сәфәрләрендә йөрдем. Рус халкы белән башка милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңладым.

Сиксәненче еллар азагында бер яһүд кешесе белән сөйләштем. СССР таркала, дидем. Ике-өч ел үтмәде, СССР таркалды.

Римзил Вәли. Ә ни өчен таркалды ул?

Сәйфелгалим Галиев. Халыкларның урыслар белән бергә торасы килмәде.

Римзил Вәли. Күптән түгел Медведев урыс мәдәниятен күтәрергә кирәк, аңа төп игътибар булырга тиеш, дип әйтте. Мәскәүдә Манеж мәйданында сугышып та алдылар. Бу хакта ни уйлыйсыз?

Сәйфелгалим Галиев. Урыс халкы элекке заманнардан бирле урыс булмаганнарны санга санамады. Патша заманында да, Кавказдагы халыкларны Советлар берлеге вакытында да яратмадылар.

Мин үзем урамда бер кечкенә кыз елаганын күргән идем. Ул “Аның әнисе татар, аның белән уйнамагыз” дип, биш-алты яшьлек баланың кычкыруыннан еларга тотынды. Әгәр дә сине хөрмәтләүне телисең икән, син башкаларны хөрмәтләргә тиеш.

Укытуга килгәндә, татарчаны укытмаска дигән әйберне уйлап чыгарганнар. Шәймиевне хуплыйм, ул ничек инде ана телен укытмаска дигән фикерне әйтте.

Милли телләр кысылганда, бигрәк тә шәһәрдә татарлар үзләрен уңайсыз хис итә. Кайберәүләрдә шул сәбәптән урыс халкына карата тискәре хисләр туа башлый. Аны кычкырып әйтмиләр. Ләкин күңелдә рәнҗү бар.

Римзил Вәли. Моның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Шунысы хак – соңгы вакытта Русиядә милләт мәсьәләсе актуальләшеп китте. Казан, Уфа, Чабаксар ягында түгел, ә Мәскәүнең үзендә милләтне бүлә башладылар.

Күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведев үзе бөтен милләтләрнең телләрен якларга, бигрәк тә рус мәдәниятен, якларга кирәк, чөнки ул – Русиянең үзәге, диде.

Реакция бик аңлашылып бетми, чөнки җәмәгатьчелек бик аңлап та бетми. Изелгән урыс, бәлки, бардыр. Ләкин моңа кадәр кечерәк милләтләрнең телләре кысылып, онытылып баруы турында борчылдылар. Шушы милләт яшьләренең үз теленнән бизә башлаганы күренә.

Сәйфелгалим бабайның бик күп бәлаләрнең нигезендә милләтләрне санга сукмау, урыс милләте вәкилләренең гадәте белән эшкә дә, хезмәткә дә битараф карау турында Медведевка язуы уйландыра. Бу нидән гыйбарәт соң? Экспертлар, этнографлар бу турыда ни уйлый? Бу вәзгыятьтә рус милләтен гаепләп буламы?

Дамир Исхаков. Бу турыда чыннан да күп кенә сөйләшүләр булды. Русиядә чыккан газет-журналларда да мәгълүмат күренде. Русиядә булган кечерәк кунаклар моңа этник күзлектән карарга кирәк икәнлеген аңлады.

Әмма, минем фикеремчә, милләт мәсьәләләрен кабызу нигезендә сәяси факторлар ята. Русия президентының халыкны җыю һәм бу проблем турында сөйләшү алдагы сайлау белән бәйле. Шул сайлауда катнашкан вакытта халыкның тавышлары өчен көрәш бара.

Римзил Вәли.
Бу бит бик күңелле хәл. Димәк, тавышлар кирәк. Сайлау булачак. Һәм бу сайлауда санап маташучының да форма өчен түгел, чыннан да тавыш кирәк дигән тәэсир кала, чөнки гадәттә анысы да – уен гына. Партия өчен куркытып тавыш бирдертү күренеше ешаеп киткән иде. Димәк, сирәк булса да, халыкның тавышы кирәк дигән теоретик проблем бар микән ул?

Дамир Исхаков. Бездә демократия бик булмаса да, халыкның тавышы вакыт-вакыт кирәк була. Мәскәүдәге фанатларның урамнарга чыгуы Русия җәмгыятендә проблем булганын күрсәтте. Җәмгыятьтә проблем, ризасызлык бар. Шуңа күрә алдан ук сәясәтчеләр халыкны җыю мәсьәләсенә тотынды.
Дамир Исхаков

Ә этник мобилизация – иң яхшы юлларның берсе. Әгәр дә халыкны этник масса тирәсендә тупласаң, сайлау вакытында җиңеп чыгарга мөмкин. Беренче чиратта руслар өчен көрәш бара. Путинның үтерелгән футбол фанатының кабере янына баруы, сүзләр әйтүе – шуның чагылышлары, дип уйлыйм.

Руслар сан ягыннан күп булу сәбәпле, алар сайлау вакытында төп рольне уйнаячак. Ләкин башка халыкларны читкә тибү процесслары бара. Бу башка халыклар арасында ризасызлык тудыра.

Мәскәүдәге сәясәтчеләр беренче чиратта төп массаны җыю өстендә эшли. Бу Русия өчен яңа сәясәт түгел. Үз вакытында Икенче дөнья сугышы беткәннән соң Сталин да бу сугышны алып барганда төп рольне рус халкы уйнады дип әйткән иде.

Римзил Вәли. 1941 елның җәендә беренче тапкыр “братья и сестры” дип бөтен халыкка, хәтта дин вәкилләренә дә мөрәҗәгать итте.

Дамир Исхаков. Әйе шул, авыр вакытта бөтен халыклар да кирәк була. Бүген рус каркасы нигезендә хәрәкәт итәргә җыеналар.

Римзил Вәли.
Татарлар Русиядә 3-4% дип санала. Башка милләтләр тагын да кимрәк. Бу саннар безнең язмышны хәл итми.

Дамир Исхаков. Әлеге алып барылган сәясәттән күренгәнчә, руслардан тыш, башка халыклар белән санашмыйлар. Без моны милли мәгариф системасын бетерүдә күрәбез. 80% тавышлары булса, калганнары әһәмиятле түгел дип саныйлар, минемчә.

Римзил Вәли. Сәйфелгалим бабай да шулай ди шул.

Дамир Исхаков. Чынлыкта сәясәтне алып баручыларны мин руслар димәс идем. Анда руслар бик аз. Ул – хаким итүче даирәләр. Руслар – нигез генә. Даирәләр шул нигезгә басып, үзләренең мәнфәгатьләрендә хәрәкәт итә.

Әгәр дә руслар илдә төп халык икән, алар бүгенге хәл өчен беренче чиратта җавап та бирергә тиеш. Җаваплык кем өстенә төшә?

Рус халкына төшә булып чыга. Русны күпертеп кенә мәсьәләне чишеп булмый. Иртәме-соңмы, илнең хәле авыр булса, кемгә дә булса, җавап бирергә туры килер.

Кайбер чиркәү әһелләре соңгы вакытта турыдан-туры әйтә, әгәр дә Русиядә шундый сәясәт дәвам ителсә, хәзерге этномилли хакимиятне үз кулында тоткан төркемнәр моның өчен ярты елдан соң җавап бирергә тиешләр.

Бу даирәләргә мөрәҗәгать дигән әйбер. Шуңа күрә вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле, Мәскәүдәге идарә итүче даирәләр милләтчелекне алга чыгарырга уйлый.

Римзил Вәли. Төп милләтнең милләтчелеген өскә чыгарып, хакимияткә килүе, яки аны тоту куркынычмы? Бу күңелсезлекләр, сугышлар уятырга мөмкинме?

Дамир Исхаков.
Бу – куркыныч нәрсә. Чөнки бер милләтне өскә күтәрү юлы фашистик тоталитар җәмгыятькә китерә. Ул вакытта башка милләтләр читкә китәчәк. Алар арасында ризасызлык көчәя.
Кайбер даирәләр Русиядәге сәясәт белән риза түгел.

Әгәр дә син башка халыкларның мәнфәгатьләрен истә тотмыйсың икән, андый вакыйгалар гел чыгып тора. Мин үзем дә хәтерлим, Татар иҗтимагый үзәге оешкан вакытта, 1988-1989 елларда бер татар эшчесе килеп әйтте: “Безгә игътибар итмиләр, бәлки миңа бер йортны шартлатырга кирәктер”. Бу юлдан да китеп була бит.

Римзил Вәли. Милли мәсьәләләрне хәл итмәү сәбәпле, фаҗигаләр да килеп туарга мөмкин.

Дамир Исхаков. Бер генә цивилизацияле җәмгыять тә бер генә милләтне күтәрү юлы белән бармый. Һәрберсе күпмилләтле сәясәт алып барырга тырыша. Бу гади эш түгел. Русиядә бу тәҗрибә элек тә юк иде, хәзер булганны да югалтып барабыз. Руслар турында гына кайгыртсак, башка халыклар үзләрен начар хис итәчәк.

Римзил Вәли. Димәк, тигезлек кирәк. Сәйфелгалим бабайның версиясе урынлымы? Рус милләте башка милләтләргә һаваланып карый, дип санау хакыйкатькә туры киләме. Чөнки башка милләтләр арасында һавалану еш очрый. Эштә ялкаулашу, эчү гадәте дә төрле милләтләрдә шактый таралган.

Без беләбез: татар сәнгатенә хезмәт иткән композитор Виноградов беренче татар операсын язган, рус кешесе Ключарев иң затлы татар әсәрләрен булдырган. Әле дә татарга хезмәт иткән руслар, яһүдләр, кино, телевидение, сәнгать тармагында Татарстанны яратып эшли, балаларына татар телен өйрәтә. Икенче яктан, киресенчә, үз телендә сөйләшми торган татар гаиләләре бар.

Сәйфелгалим бабайның фаразы гадирәк булып китте. Мин әйткән аргументларга сез җавап әйтә аласызмы?

Дамир Исхаков. Бу мәсьәләгә башка яктан кереп карарга кирәктер. Тарихта бер милләтне күтәрү билгеле. Германияне алып карыйк. Немец халкын күтәрделәр. Немец халкы күтәрелгән вакытта яһүдләрне кысрыклау булды. Бүген дә шундыйрак сәясәт барлыкка килә.

Безнең югары органнарда утыручылар барысы да урыслар түгел. Анда башка милләт вәкилләре дә утыра. Бу сәясәт ул милләтләргә каршы юнәлтелгән дә. Әгәр дә син бер милләтне күтәрү сәясәтен башласаң, соңыннан аны дилбегәли алмасаң, ул вакытта фашистик Германия юлыннан китәргә мөмкин.

Римзил Вәли. Бу түрәләрнең милли нигилизмымы?

Дамир Исхаков. Бу милли нигилизм түгел. Бу этник факторны сәяси мәнфәгатьләрдә файдаланырга тырышу. Руслар беренче халык дип кенә аларга бернәрсә дә бирергә җыенмыйлар. Күрәбез бит, бик күп урыннарда хәерче тормышта, начар яшиләр. Ә рус халкына хәзер яхшы тормыш кирәк. Алар дөньяны аңлый башладылар.

Бу сәясәт күп кенә руслар тарафыннан кабул ителмәячәк. Чөнки урыслар арасында акыллы, зиһенле кешеләр бик күп. Алар бу сәясәтне якламый. Надан булган рус төркемнәре бардыр, бәлки.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG