Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:25

Русия "Катынь эше" документларының бер өлешен Польшага тапшыра


Русия баш прокуратурасы Катыньда Польша ватандашларын атып үтерү турындагы җинаять эше документларының бер өлешен атнакич Польшага тапшырачак.

Прокуратура вәкиле әйтүенчә, документлар Польшаның хокукый ярдәм соравы нигезендә тапшырыла.

Элегрәк “Катынь эше” документлары сер итеп саклана иде.

1940 елда Смоленски өлкәсендәге Катынь янында НКВД хезмәткәрләре 20 меңнән артык полякны атып үтергән. Корбаннарның күпчелеге Польша армиясе офицерлары булган.

Совет пропагандасы озак еллар буе бу җинаять өчен Германияне җаваплы итеп күрсәтеп килде.

Узган елның ноябрь аенда Русия Дәүләт Думасы аларның Сталин кушуы белән үтерелгәнлеген танучы белдерүне раслады.

XS
SM
MD
LG