Милан мәхкәмәсе балигъ булмаган фәхишә белән җенси мөнәсәбәттә булуда гаепләнүче премьер-министр Сильвио Берлускони эшендә тыңлауларны 31 майга кичектерде.
74 яшьлек Берлускони мароккодан килгән 17 яшьлек Кәримә әл-Мәхрүг белән җенси бәйләнештә булуда, моның өчен аңа кыйммәтле бүләкләр һәм акча бирүдә гаепләнә.
Моннан тыш тикшерүчеләр Берлускони әл-Мәхрүгкә урлау гаепләвеннән котылырга ярдәм итеп вәкәләтләре кысаларыннан чыккан ди.
Берлускони да, әл-Мәхрүг тә бу гаепләүләрне кире кага. Берлускони бу җәнҗалны сәяси көндәшләр оештырган дип тәкърарлый.
Берлускони да, әл-Мәхрүг тә бүгенге мәхкәмә утырышына килмәде.