Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” чигенергә җыенмый


"Бердәм Русия" депутатлары һәм фирка әгъзалары җыены. Казан, 6 апрель 2011 ел
"Бердәм Русия" депутатлары һәм фирка әгъзалары җыены. Казан, 6 апрель 2011 ел

Хакимият фиркасенең Татарстан бүлеге, сәяси күптөрлелек әһәмиятен таныса да, урыннарын башкаларга бирергә тормый.


Татарстандагы “Бердәм Русия” фиркасенең җитәкчелеге алдагы Русия Думасы депутатларын сайлауда мөмкин кадәр күбрәк урын алу бурычын куя. Бу хакта чәршәмбе 6 апрель көнне Дәүләт Шурасында булган утырышта әйтелде. Әлеге җыенда хакимият фиркасенең Русия Дәүләт думасындагы депутатлары, Татарстан Дәүләт Шурасы, җирле парламенттагы вәкилләре һәм фирка әгъзалары катнашкан иде.

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, әүзем рәвештә сайлауларга әзерлекне башларга чакырды.

Ул, Думада Татарстаннан 14 депутат бар, республикада фирка исеменнән 7 меңнән артык кеше җирле Шураларга сайланган. Ягъни Татарстанда 93% мандат “Бердәм Русия” фиркасе кулында, дип белдерде.

“Бу санны әйтү дә куркыныч, бөтен җаваплылык безнең өстә”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Русия президенты Дмитрий Медведевнең төрле дәрәҗәдәге парламентларда берничә сәяси фирка вәкилләренә урын бирү кирәклеге хакындагы тәкъдимнәрен Татарстан Дәүләт шурасы рәисе яклый, әмма хуплап бетерми. Тулаем алганда бу яхшы, әмма бу оештыруда һәм сәясәттә өстәмә проблемаларга китерәчәк, дип саный ул.

"Кызганычка, сәяси оппонентлар һәрвакытта мәсьәләне хәл итү юлларын тәкъдим итә дип әйтеп булмый. Алар сәясиләштерә, объектив проблемнарны фирканең абруен күтәрер өчен, сайлаучыларның игътибарын җәлеп итү өчен файдалана", диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул да, фирканең башка тарафдарлары да "Бердәм Русия"нең сайлауда мөмкин кадәр күбрәк урын алуын максат итеп куйды.

Татарстаннан сайланган Дума депутатларының саны кимергә мөмкин

Татарстан Дәүләт Шурасының мөддәте 3 елда гына бетә, шуңа аннан сәяси күптөрлелекне якын арада көтәсе түгел. Әмма федераль исемлекләрне төзү тәртибе үзгәрү сәбәпле, Думада Татарстан исеменнән сайланган депутатлар саны кимергә мөмкин, диде җирле хакимият фиркасе җитәкчеләренең берсе Виктор Бударин.

Аныңча, башка фиркаләрнең дә Думага үтү шанслары арта. Сайлауларда 5% алып 7% кадәр тавыш туплау, фиркадән бер яки ике кешене депутат итә ала.

Бу шартларда хакимият фиркасе мөмкин кадәр күбрәк урыннарны яулап алмакчы. Аның өчен Татарстанның Дума сайлауларында гадәттәгечә күп тавыш җыюы һәм сайлаучыларның активлыгы кирәк.

Бу максатка ирешү өчен хакимият фиркасенең абруен күтәрергә, мөмкин булганча мәгълүмат чараларында чыгыш ясарга, халыкның моң-зарларына игътибарлы булырга һәм башка шундый бурычлар куелды.

Мөхәммәтшин хакимият фиркасен тәнкыйтьли


Фәрит Мөхәммәтшин
Шул уңайдан җирле хакимият фиркасе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин фиркадәшләренә бераз шелтә дә белдерде. “Бердәм Русия” фиркасенең рәистәше булган Миңтимер Шәймиев кебек каты сүзләр әйтмәсә дә, депутатларның халык мәнфәгатьләрен якламавын тәнкыйтьләде.

Мәсәлән, ул бер тапкыр да микрофон алдына чыкмаган, берничек тә күренмәгән депутатларны телгә алды, хакимият фиркасе тарафдарларын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкның мәнфәгатьләрен тиешенчә якламауда, балык тоту канунына каршы чыкмауда гаепләде.

"3 меңнән артык балыкчы Казанда урамга чыкты. Без ләббәйкә дип, канунны гамәлгә куярга ашыктык, балык тоту өчен шартлар тудырмадык, ә түләүне керттек", диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, моңа иң көчле фирка каршы чыгарга тиеш булган.

“Балыкчылар күп булган Чистай, Лаеш, Тәтештә дә “Бердәм Русия” фракцияләреннән канәгатьсезлек сүзләре ишетелмәде. Алар тавышсыз-тынсыз утырды, балыкчылар белән бергә моны үзләренең аш бүлмәләрендә генә тәнкыйтьләп, йотып җибәрде. Без битараф булмаска тиеш, кыюрак булырга, халык белән бергә булырга, файда китерергә кирәк”, диде хакимият фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Думада Татарстаннан 14 депутат эшли. Дәүләт Шурасы утырышларының берсендә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дума депутатлары белән бик үк канәгать булмавын белдергән иде. Кайбер башка чыганаклар да, яңадан сайланачак Дума депутатлары арасында яңа исемнәр күренергә мөмкин, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG