Accessibility links

Татфагым бетә – татарым да бетәме?


КДУның татар факультеты урнашкан бина
КДУның татар факультеты урнашкан бина
Соңгы араларда университетта борчулы көннәр уздырырга туры килә, чөнки КДУ татфагын педуниверситетның татфагына кушу турында гына сөйләшәбез. Интернет сәхифәләрендә фикер белдерүчеләр дә әллә ниләр сөйли. Бөтен факультетларда педныкылар безгә кушылганда без генә педка кушылабыз бугай. Сәбәбен дә бөтенесе бертөрле генә шәрехли: ТДГПУ ректорына урын кирәк. Бер кеше аркасында бөтен дөнья купты: кемдер чынлап торып борчыла, кайберәүләр каршы килеп маташа, кемдер хакыйкать дип кабул итә, кемдер эш урыны турында кайгырта, чыш-пыш килә, серләшә...

Каршы килеп маташа дидем. Соң бугай инде. Баксаң, педта барысын да алдан хәл итеп куйганнар икән инде. Ярый әле Дәүләт шурасында комитет утырышы булган. Татфак, татар (бу ике төшенчәне берничек тә аерып карый алмыйм) язмышы хакында берни дә белмәс идек.

Милләтпәрвәр дип горурланган депутатларыбыз ректорыбызның Филология һәм сәнгать институты оештыру турындагы фикерләрен бик теләп, артык каршы килмичә генә кабул итте кебек. Һәрхәлдә, телесюжеттан шулай аңлашылды. Гәрчә җүләргә дә аңлашыла: ике вузның татфагы – икесе ике дөнья, төрле максат, төрле үзаң, төрле галимнәр һәм студентлар.

Әлеге "яңалык" хакында бөтен татар җәмәгатьчелеге, татар дөньясы, татар зыялылары зурдан кубып сөйләшергә, фикер алышырга, бәхәсләшергә тиеш иде кебек. Ләкин бу хакта, асылда, "Азатлык" кына язып чыкты.

Алдынгы татар редакцияләренең барысында да (газета-журналлар гына түгел, радио-телевидениене дә күз алдында тотам) татар өчен җан аткан, күбесе татфакны тәмамлаган җитәкчеләр, журналистлар утыра. Ләм-мим... Әйтерсең, проблема бөтенләй юк. Студентлар турында әйтеп тә тормыйм, алар берни белми, барысына да битараф төсле. Хәер, аларның әле борчылырга вакыты юк. БРС (балл-рейтинг системасы) аларны укырга мәҗбүр итә. Күпчелеге татфак данын яклап, “Студентлар язы”нда чыгыш ясый, факультетыбыз өчен тырышабыз дип, җырлап-биеп, татфакны таныта, спорт ярышларында юрфаклар, экономистлар белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясый. Быелгы “Студентлар язы”нда да алдынгы урыннарның берсен яуладык дигән сүзләр йөри. Ә ректор татфак студентларының күрсәткечләре түбән булудан “зарлана”.

Бер генә студентыбыз борчыла. Быел гына безгә педтан күчте, мескенкәй. Укый башлавының беренче атнасында ук ике татфак – ике дөнья дигән фикере белән уртаклашкан иде.

Инде педка баручы укытучылар исемлеге билгеле, диләр. Мал-мөлкәт тә бүленә башлаган дигән сүзләр йөри. Әлегә берни әйтмиләр. Һаман чыш-пыш, һаман милләт өчен “борчылу”. Карт мөгаллимнәргә карап торуы ук кызганыч. Гомере буенча татар мәгарифен, фәнен, мәдәниятен үстерү өчен тырышып йөрүчеләр, татарның фигылен, исемен, җөмләсен, Тукаен, Такташын өйрәнүчеләр беркемгә дә кирәкми булып бара кебек. Остазларының эшен дәвам итәргә теләүче, сату-алу өлкәсенә кермичә, китапханәләрдә китап тузанын йотарга алынган яшь буын кызганыч. Булачак институт резин түгел, барысы да сыя алмаячак. Безне исә: “Сез әле яшьләр, эш табарсыз. Ә менә безгә нишләргә?” дип юаталар.

Юк, мин үзем педның татфагын һич кенә гаепләмим. Кимсетмим дә. Татар дөньясы белән бәйле уку йортларының, факультет-институтларының тагын да күбрәк булуын гына телим. Аларның татфагының максаты башка – мәктәпләргә укытучылар әзерләү. Аннан да укытучылар гына чыкмый – депутатлары да, җитәкчеләре дә, журналист-язучылары да бар. Ләкин төп максатлары – укытучылар чыгару.

Кызганыч, ректорыбыз бөтен татфаклар да укытучы гына чыгара дигән фикердә икән. Ә бүгенге вазгыятьне беләбез: милли мәктәпләр бөтенләй бетеп бара, димәк, татар укытучыларына кытлык юк, алай гына да түгел, мохтаҗ да түгел. Ринат Закиров та, татфакларны яклыйсы урынга, утка бензин өстәп тора. Телевизордан караган сюжетта аның әйтәсе килгән фикерен түбәндәгечә аңладым: Русиянең төрле төбәкләреннән укытучыларга чакырулар килә, ләкин анда барырга теләүчеләр юк, димәк, татфакның кемгә кирәге бар?

Асылда, Закиров фикерләрендә дә дөреслек бар бит. Татар бакчалары бетеп бара, татар мәктәпләре турында әйтеп тә тормыйм.

Моннан бер ай элек Казандагы “миллилекне саклый” дип мактанган бер татар гимназиясендә булырга туры килде. Дәресләр тәртибен карап утырдым. Баксаң, мәктәптә татар теле атнасына бер дәрес, татар әдәбияты бер дәрес калдырылган икән. Кайбер сыйныфларда бер генә татар теле дәресен күрдем. Бакчаларда, мәктәпләрдә татарлык кирәкми икән, вузларда татарлык кирәкме соң инде шулай булгач? Димәк, татфак та кирәкми? Татарның балалар бакчасы, мәктәбе, студентлары һәм ахыр чиктә үзе дә калмагач, татфакның кирәге бармы?

Сораулар күп, җаваплар гына юк. Кызганыч... Инкыйраз? Белмим...

Радик Сабиров
КДУ татфагы укытучысы
XS
SM
MD
LG