Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:38

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй татар гимназиясен яклап мөрәҗәгать кабул итте. Бәләбәй гимзаниясенә карата мәхкәмә утырышы 12 апрельгә билгеләнгән.

Республиканың Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия гимназиядә башкорт теле тиешле күләмдә укытылмый дип тапкан һәм мәхкәмәгә биргән иде.

Бәләбәй гимназиясен яклаган мөрәҗәгать турында Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Рамил Хөсәенов шулай диде:

“Бәләбәй татар гимназиясен калган татар гимназияләр белән чагыштырганда ул чын мәгънәсендәге бердәнбер уку йорты. Татар гимназияләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларына керү күрсәткечләре иң югарысы. Гимназия мөдире башкорт теле мәсьәләсендә канун бозмый, ата-аналар шурасы карарына ярашлы укыткан. Яңа уку елыннан бу чыннан да, канун буенча шулай каралган. Без барлык татар оешмаларын һәм татар җәмәгатьчелеген гимназияне якларга чакырабыз”.
Әлеге мөрәҗәгатьтә гимназия җитәкчелегенең канун бозмавы, рәхимовщинаның һаман да булса татарларга каршы алып барылган сәясәтенең дәвамы булуы, республикада милләтара киеренкелекне арттырмас өчен мәхкәмә уңай карар чыгарыр дигән теләк белдерелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG